Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вацлав Һавел


Вацлав Һавел (1936-2011)
Вацлав Һавел (1936-2011)

Вацлав Һавел (чех. Václav Havel) – чех дәүләт эшлеклесе, язучы, драматург, диссидент, хокук яклаучы.

Вацлав Һавел 1936 елның 5 октябрендә бай гаиләдә туа.

1948 елда хакимияткә килгән коммунистлар алар гаиләсе милкенең зур өлешен тартып ала, Һавелга югарырак белем алу мөмкинлеге бирми.

Хәрби хезмәттән соң ул театр тормышына кереп чума. Баштарак сәхнә эшчесе буларак катнашса, соңрак 1960 елларда коммунистик тормышның абсурд якларын чагылдыручы пьесалар яза башлый.

1968 елда Прага язы реформаларын бастыру өчен Чехословакиягә Советлар җитәкчелегендәге Варшау пакты гаскәрләре бәреп керә. Һавелның пьесаларын сәхнәләштерү тыела, аның үзен даими күзәтә башлыйлар.

Вацлав Һавел 1970 еллар башында 1976 елда Һавел коммунистик хакимияттән кеше хокукларын хөрмәт итү турында имзаланган халыкара килешүләрне үтәүне сораган Хартия 77-не әзерләүдә катнаша. Бу хартияне имзалаучыларга җәза билгеләнә. Һавелны өч ярым елга төрмәгә ябалар.

1989 елда Көнчыгыш Европадагы совет блогы илләр зур үзгәрешләр чигенә килеп җитә. Шул елның сентябрендә көнбатышка качу максаты белән Прагага Көнчыгыш Германиядән меңнәрчә алман агыла башлый. Ике ай соңрак Берлин дивары җимерелә.

17 ноябрьдә Прагада студентлар демонстрациясен полиция көч белән бастыра. Бу Бәрхет инкыйлабы буларак танылган халык теләктәшлеге күтәрелешенә этәргеч бирә. Ватандашлар форумы исемле оппозицион төркем оештыручыларның берсе Вацлав Һавел ул инкыйлабның җитәкчесенә әверелә.

Коммунистик хакимият зур тизлек белән җимерелә барганда Һавел 10 декабрь – халыкара кеше хокуклары көнендә президентлык көрәшен башлый.

Үзгәрешләр таләп итеп беренче зур демонстрацияләр җыелуга алты атна да тулмастан, 1989 елның 29 декабрендә Һавел президент булып сайлана.

1990 елда яңадан сайланганнан соң Вацлав Һавел словак милләтчеләренә каршы торып Чехословакия федерациясен саклап калырга тырыша.

Әмма федерацияне саклап калуга ирешә алмыйча 1992 елда вазифасыннан китә. Словакия белән аерылышудан соң 1993 елда ул инде яңа ил, бәйсез Чехия президенты итеп сайлана. 1998 елда тагын бер мөддәткә сайлана.

2003 елда Һавел президентлыктан киткәндә Чехия инде НАТО әгъзасы була һәм Европа Берлеге бусагасына аяк баса.

Коммунистик төрмәләрдә утырганнан бирле үпкә авыруларыннан интеккән Һавелның сәламәтлеге соңгы елларда аеруча начарланды. 1996 елда аның беренче хатыны Ольга үпкәсендәге яман шеш арыруыннан вафат була. Һавелның үпкәсендәге яман шеш операция белән кисеп алына.

Ике ел соңрак исә ул эчәк операциясеннән соң хәле нык начараеп китеп аздан гына үлми кала.

Вацлав Һавел 2011 елның 18 декабрендә вафат була.

Википедия язмасы: Вацлав Һавел
XS
SM
MD
LG