Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собянин Мәскәү мэрына намзәт булачагын белдерде


Сергей Собянин
Сергей Собянин
Мәскәү мэры вазифаларын башкаручы Сергей Собянин Русия башкаласы җитәкчесен сайлауда намзәт булачагын һәм үз-үзен тәкъдим итәчәген белдерде.

Собянин сүзләренчә, ул ниндидер фиркадән түгел, ә катлаулырак юлны сайлаган – сайлаучылар теләктәшлегенә таянырга тели. Собянинга сайлауда катнашу өчен 70 меңнән артык имза җыярга кирәк була.

Бүген 8 сентябрдә булачак сайлауга намзәтләр тәкъдим итү вакыты башланды. “Голос”, “Сонар”, “Ватандаш күзәтүче”, “Росвыборы” Мәскәү мэрын сайлауны бергәләшеп күзәтәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG