Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиция йөрешендә 10 меңләп кеше катнашты


Мәскәүдә оппозициянең сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдереп “Сезнең һәм безнең өчен!” дип аталган йөреше тәмамланды. Радиобыз хәбәрчесе, чарада 10 меңләп кеше катнашканлыгын белдерде.

Бу йөреш оешкан төстә, җитди тәртип бозуларсыз гына үткән. Йөреш башланганчы “Сул фронт” әләмнәре күтәреп торган 10 кеше тоткарланды. Полиция, апрель аенда “Сул фронт” эшчәнлеге өч айга туктатылганга прокуратура күрсәтмәсе белән, “Сул фронт” әләмнәре булмаска тиеш дип таләп иткән.

Йөрештә катнашучылар “сазлык эшендә” гаепләнүчеләрнең рәсемнәрен күтәргән иде һәм күмәк рәвештә “Сәяси тоткыннарны иреккә!”, “Башкисәрләргә оят!”, “Путин – карак!”, “Русия ирекле булачак!” дигән шигарьләр әйтеп барды.

Петербурда хакимиятләр оппозициягә йөреш үткәрергә рөхсәт бирмәде, анда “Митинг түгел” дигән чара үтте. Активистлар бер кешелек пикетка чыкты һәм алар сәяси тоткыннарны яклап листовкалар таратты.

Бүген Ростовтагы Дон һәм Русиянең башка шәһәрләрендә, шулай ук Германия һәм Франциядәге Русия илчелеге каршында пикетлар планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG