Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06
Бер инстанция соравы белән беркөнне иремнең паспортын электрон почта аша җибәрергә кирәк булды да, аны сканер аша чыгарырга тотындым. Ничек моңарчы игътибар ителмәгән икән, белмим, тик шул сканер аша паспорт чыгару шаккатмалы ачышлар алып килде.

Битләр саны буйлап рәттән барам бит инде, сканер аша чыккан битне саклап, номер сугып, исем тагам бер очтан: 2, 3, 4... Шул дүртенче биттән соң ак барслы герб белән "Татарстан Республикасы – Республика Татарстан" дигән биткә килеп чыгасың.

Мантыйкка карасаң, ул бишенче булырга тиеш бит инде. Юк шул менә, Русия дигән илдә мантыйк башкача: Татарстан гербы төшкән биткә бернинди номер куелмаган, чираттагы – паспорт иясе турында татарча язылган биттә дә номерлар юк. Кыскасы, бишенче бит Татарстаныңның бернинди юридик көчкә ия булмаган мескен кушымтасы тәмамлангач кына дәвам итә.

Ашыга-ашыга, ниндидер аферага тап булгандай, үземнең паспортымны да ачып тикшереп карыйм. Вәт, хикмәт – минекендәге татар битләре дә номерсыз! Әле дә хәтеремдә, шушы яңа төр паспортлар гамәлгә кергәч, паспортны татарча битләрен кертеп тә, кертмичә дә ясатып була дигәннәр иде. Ничек инде исемең татарча язылмаска тиеш ди? Әлбәттә, татарча битләрен дә куегыз дип, махсус ясатып йөргәнем хәтердә. Һәм менә ничә еллар узгач кына, үземнең алданганымны, гомумән, татарның алданганын аңладым.

Тегеләй дә, болай да бер үк көчкә ия – дөресрәге, татарчалысы бернинди көчкә ия булмаганга шундый "сайлап алу" мөмкинлеге бирелгән. Тавыш чыгармасын өчен татарның авызына бер ясалма имчәк каптырып куйганнар диярсең. Бар бит татарча битләре, юк түгел, менә сезгә татарча исемнәрегез язылган бите. Шауламагыз гына!

Менә шул дәрәҗәдә гарьләнгеч, мыскыллы итеп бирелгән икән бу паспорт татарга, мин моны бары тик шулай – мыскыл итү кебек кенә кабул итәм. "Татарстан дигән ил юк, аңа хәтта бит саны да куеп маташмыйлар, паспортыңның ул битләрен җыртып ташласаң да була", дип әйтүләредер инде. Белмим, бәлки бу мәсьәләне мин артык сизгер кабул итәмдер, аның ише “вак-төякләргә” карап утыра башласаң, күмелеп калуың да бардыр. Тик бу вак-төяк кенә түгел, махсус стратеглар тарафыннан алдан бик каты планлаштырылган сәяси гамәл, татарны бәйдә тоту, аның түбәндәрәк торуын күрсәтү алымы, минемчә.

Үземнең ачынуымны социаль челтәргә дә язып элеп, андагы халыктан: “Ничек уйлыйсыз, болар барысы да махсус эшләнеләме? Канун шулай кушамы? Конституциядә шулай язылганмы?” дип сөрән салдым. Паспорт өчен көрәш елларын искә төшереп, элек татар яшьләре хәрәкәтендә танылган Инсаф Хәмитов болай дип язды: “Заманында депутат Фәндәс Сафиуллин Госдумада паспортның бу битләрен "прокладка" дип бәяләп чыгыш ясаганын хәтерлим. Безнең “суверен” хакимият Русиянең яңа төр паспортын Татарстанга кертмәскә дип озак кына көрәшеп карады. Сергей Кириенко (Русия президентының Идел буе бүлгесендәге ул вакыттагы вәкиле) махсус килеп, демонстратив рәвештә тапшырды ул паспортларны”.

Паспортның татарча битләре шундый “буш куык” икәнлеген аңлап алгач, шундук хәтеремә документлар, аларның татарча язылу-язылмавына бәйле башка вакыйгалар да искә төшә башлады. Ничектер, балаларны бакчага урнаштырып йөргәндә туу турында таныклык кебек бер көлтә кәгазь тотып барган идем. Ниндидер ярамаган эш башкарганымны күңелем белән тоемласам да (ул тоемлау безгә адым саен сеңдерелә), туу турында таныклыкларның татарча ягын гына ксерокслап алып киттем. Ә ник ярамаска тиеш соң әле аның татарча ягы, шул ук документ бит, алып барам үзләренә, янәсе. Үз-үземне тынычландырам шулай итеп.

Алып бардым инде, тоттырдым кулларына. Бер марҗа карап-карап торды да: “Нәрсә бу?” ди. Мин әйтәм, туу турында таныклык дим. “Бу бармый, урысчасын алып килегез”, ди бу. Мин аңлата башладым моңа Татарстанда ике телнең дә тигез хокуклы булуын, барлык документлар, гаризалар да татарча да, урысча да тапшырылырга мөмкинлеген сөйләгән булам, җүләр. Ә ул үз киресендә тора.

Инде тәмам тузына башлаган идем инде. Тик марҗаның сүзләре башыма бер чиләк салкын су койгандай тәэсир итте: “Мин сезнең татарчагызга каршы түгел, теләсәгез кытайчасын алып килегез. Миңа бары тик туу турында таныклыкның сериясе һәм номеры гына кирәк. Ә ул монда күрсәтелмәгән”. Карыйм – чыннан да юк сериясе белән номеры! Кайтып оригиналын да карадым – серия белән номеры, прописка мөһере бары тик урысча язылган ягында гына. Димәк урысча ягы – юридик көчкә ия булган чын документ, ә татарчасы – болай гына, берни дә түгел, тагын шул татар авызына каптырылган имчәк. Кирәкмәгәнгә шыңшымасын гына.

Татарның башына дөп итеп күсәк белән сугып, тик кенә утыр, татарча документлар күтәреп йөргән булып, алга таба белдеклеләнеп йөрмә дип әйтүләре булгандыр монысы да. Паспортның шундый алдавычлы икәнен аңлап алгач, юри генә башка документларны карарга тотындым. Әйтик, язылышу турында таныклыкны алабыз – әйе! Шул ук хәл – бөтен серия, номерлары бары тик урысча ягында гына. Әллә татарчасына буяу кызганганнармы? Әллә документка юридик көч бирә торган шул бер юлны бастыру шулкадәр авыр эшме? Юк, әлбәттә! Болар барысы да махсус эшләнә – халык алай-болай инстанцияләргә татарча язылган документларны ташый башласа, алла сакласын, татар теленең кулланылышы артып китәргә мөмкин бит, чинушалар да синең татар телеңне сүтеп, укып утырырга мәҗбүр булачаклар. Ә болай җайлы – татар сикеренми, шым булып утырачак, авызын каплап куя беләләр – татарча язылмаган түгел бит, менә, язылган.

Идарәче компанияләр, регистрация хезмәте идарәсе, җир кадастры пулатыннан һәм башка бик күп төрле инстанцияләрдән алынган белешмә-гаризаларның, таныклыкларның һәрвакыт бары тик урысча язылганлыгын әйтеп тә торасы юк инде.

Хәтта шул ук медицина полисы да татарның “эченә тибеп” китә. Пичәтләре, номерлары сугылган “кануни” урысча полис эченә, Фәндәс Сафиуллин әйтмешли, ниндидер мескен “прокладка” тыгып куйганнар. Әлбәттә инде, бернинди мөһере дә, номер-мазары да юк. “Өстәлмә” дигән язу чәпәп куйганнар. Нинди “өстәлмә”? Һичьюгы “кушымта” дип язсалар, артык татарча яңгырар дип курыкканнар ахрысы. Җитмәсә, мыскыл иткәндәй, “иминият полисы Русия Федерациясенең бар җирендә юридик көчкә ия” дип язып куелган. Барып кара, кереп кара син ул “көчне” сынарга! Урысчасыннан башка республиканың район поликлиникасына да якын килә алмассың.

Иң куркынычы – татарның күпчелеге мондый хәлләрне шулай тиешледер дип кабул итә, тирәнгәрәк чокып башын эшләтеп тормый, сәламәтлеген бозып маташмый. Бу әйбер туганнан башлап сеңдерелеп килә. Русия дигән бөек илдә яшибез бит. Монда татар, чуаш, мари, удмурт дип вакланып утырырга вакыт юк. “Олы абзыйның” аннан башка да проблемнары җитәрлек. Ул хәзер "россиян" дигән урыстелле милләт төзи.

Лилия Сөнгатуллина
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG