Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:24

"Дальний" бүлегендә көч куллану эше Универсиададан соң каралачак


Казанның "Дальний" полиция бүлегендә тотылганнарга каршы көч куллану эшен карау 23 июльгә күчерелде. Бүген Идел буе бистәсе мәхкәмәсенә утырышка көч куллануда гаепләнгән Денис Васильевның адвокаты килмәгән. Мәхкәмә бу эшне Универсиада тәмамлангач карый башларга дигән карар чыгарды.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов бу карарны "канунсыз" дип ризасызлык белдерде. Аның сүзләренә караганда бернинди зур спорт чарасы да зыян күрүчеләрнең эшен карауны кичектерү хокукы бирми. Шолохов шулай ук бу мәхкәмә эшенең ябык ишекләр артында узуына ризасызлык белдергән иде.

XS
SM
MD
LG