Accessibility links

Прохоров фиркасе Мәскәү мэры сайлавында катнашмый


Михаил Прохоров
Михаил Прохоров
Миллиардер Михаил Прохоровның “Ватандашлар платформасы” фиркасе Мәскәү мэры сайлавында катнашмаячак.

Бу турыда бүген Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Прохоров үзе белдерде.

Прохоров әйтүенчә, ул үзе дә, аның апасы Ирина Прохорова да намзәт булмаячак, фирка башка берәр намзәт тә чыгармаячак.

Прохоров: “Безнең фирка хәзерге мерның лицензиясен озайту процедурасында катнашмаячак”, диде Прохоров.

Мэр Сергей Собянин вакытыннан элек яңадан сайланырга теләк белдереп вазифасыннан китүен игълан иткәннән соң сайлау 8 сентябрьгә билгеләнде.
XS
SM
MD
LG