Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия: Референдум тәкъдиме халыкны тынычландыра алмый


Таксим мәйданында пиано концерты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Таксим мәйданында 12 июнь кичендә алман музыканты Давид Мартелло демонстрациячеләргә пианинода кечкенә генә концерт бүләк итте. Мартелло бу пианинода дөньяның төрле шәһәрләрендә уйнаячак.

Хөкүмәт Гези паркы турында референдум вәгъдә итсә дә, Истанбул һәм Анкарада премьер Эрдоган хакимиятенә ризасызлык белдерүчеләр тынычланырга ашыкмый.

Пәнҗешәмбе көнне телевидение аша күрсәтелгән чыгышында Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган моннан ары полиция Гези паркындагы протестчылар шәһәрчегенә түзеп тора алмый дип "соңгы кисәтү" ясавын белдерде.

Истанбулдагы Гези паркында хакимиятнең агачларны кисеп төзелеш башлау планына каршы чыгучыларны полиция кыйнаганнан соң башланган илкүләм протест чаралары инде ике атна дәвам итә.

Агачларны кисүгә каршы чыгудан башланган протестлар тиз арада премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоганга каршы юнәлде. Ризасызлык белдерүчеләр аны авторитар хакимият ысулларын арттыруда, хәтта диктатура урнаштырырга омтылуда һәм дөньяви Төркиягә кадимче ислам кыйммәтләрен тагуда гаепли.

Хакимиятнең Гези паркы язмышы турында референдум үткәрү тәкъдиме демонстрациячеләрне тынычландырмады. Истанбулда протест чаралары пәнҗешәмбе көнне дә дәвам итте.

Башкала Анкарада чәршәмбе кичендә полиция берничә мең демонстрациячене күз яшьләндерү газы белән куып таратты.

Төркия премьеры Рәҗәп Таййип Эрдоган
Төркия премьеры Рәҗәп Таййип Эрдоган
Референдум тәкъдиме чәршәмбе көнне Эрдоган Анкарада берничә оппозиция активисты белән очрашканнан соң игълан ителде.

Ул очрашу сишәмбе кичендә Истанбулда полиция белән демонстрациячеләр арасында булган каты бәрелешләрдән соң үтте. Бу бәрелеш әлеге ризасызлык чаралары башланганнан бирле иң каты бәрелеш булды, диелә.

Эрдоганның Гаделлек һәм тәрәккыят фиркасе сүзчесе Хөсәен Челик тәкъдим ителгән референдумның ил күләмендә түгел, ә бары Истанбулда гына үтәчәген әйтте.

“Бу очрашуның нәтиҗәсе буларак без референдум үткәрү мәсьәләсен карый алабыз. Сүз илкүләм референдум турында бармый, әмма без Истанбулда яшәүчеләрдән: “Сез бу проектны хуплыйсызмы яки юкмы?” дип сораячакбыз. Демократик илләрдә халык карары кабул ителә һәм хуплана, шуңа күрә, Истанбул халкы ни әйтсә дә, без аны кабул итәчәкбез”, диде Челик.

Ул референдум үткәрү тәкъдимен хөкүмәтнең “яхшы ният” адымы дип атады һәм хөкүмәт демонстрациячеләрнең тиз арада таралуына өметләнә, диде.

“Мин анда табигатьне саклау яки үз фикерләрен белдерү өчен генә җыелганнарга мөрәҗәгать итәм. Хәзер, без референдум үткәрергә карар иткәннән соң, һәм бу карарны тиешле оешмаларга җиткерә башлаганда сез кичекмәстән Гези паркыннан китәргә тиеш. Шулай итеп анда гадәти тормыш кире кайта һәм Гези паркына барырга теләүче һәркем анда ирекле керә ала”, дип өстәде Челик.

31 майда башланган бу протест чаралары Эрдоганның 10 еллык хакимияте чорында аның өчен иң зур сынау булды.

Эрдоган хәтта чыдамлыгын югалтып демонстрациячеләрне хулиганнар, террорчылар һәм демократия дошманнары дип атады.

АКШ, Европа Берлеге илләре һәм Төркиянең НАТОдагы беректәшләре көч куллануга борчылу белдерде һәм тарафларны тыныч булырга өндәде.

13 көн дәвам иткән чуалышларда кимендә дүрт кеше һәлак булды һәм биш меңләп кешегә медицина ярдәме күрсәтелде.
XS
SM
MD
LG