Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:46

АКШ Сүрия гыйсъянчыларына хәрби ярдәм күрсәтә башлаячак


Ак Йорт белдерүенчә, АКШ тикшерүчеләре Сүрия хөкүмәтенең берничә мәртәбә химик корал кулланганлыгын ачыклаган һәм хәзер АКШ Сүриядәге гыйсъянчыларга хәрби ярдәм күрсәтә башлаячак.

Элегрәк АКШ президенты Барак Обама, әгәр дә хөкүмәт химик корал кулланса, АКШ Сүриядәге низагъка кушылачак дип кисәткән иде.

Сүриядәге гыйсъянчылар соңгы бәрелешләрдәге югалтулардан соң хәзер камилрәк коралларга мохтаҗ.

АКШның Сүрия гыйсъянчыларына нинди хәрби ярдәм күрсәтәчәге әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG