Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Европаның А350 очкычы беренче сынау очышына күтәрелде


Европаның Airbus һава ширкәте ясаган А350 юлчылык очкычы бүген беренче сынау очышына күтәрелде. Яңа очкычның беренче мәртәбә күтәрелүен Тулуздагы очкычлар ясау ширкәтенең йөзләрчә эшчесе, журналистлар һәм җирле халык күзәтте.

Европаның А350 очкычы американнар ясаган Boeing 787 Dreamliner очкычының көндәше булачак. Урта зурлыктагы бу очкычлар җиңелрәк материалдан ясала, ягулыкны азрак яндыра 270-350 кеше сыйдыра һәм 15 мең чакрымга оча.

А350 юлчыларны киләсе елдан ташый башлаячак.

XS
SM
MD
LG