Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Михаил Шаровны милләтара низаг чыгаруда гаепләде


Казанның Совет районы мәхкәмәсе Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп төшерелгән фотоны "ВКонтакте" социаль челтәренә урнаштырган Михаил Шаров бу гамәле белән милләтара низагъ чыгарган дип тапты. Шаровка мәҗбүри җәмәгать эшләре җәзасы билгеләнде.

Прокуратура Шаровны динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләгән иде. Бүгенге мәхкәмә карарында аны динара низаг чыгаруда гаепләү кире кагылды.

Совет районы прокуроры Илдар Маликов мәхкәмә карары белән килешмичә Шаров эшен югарырак мәхкәмәгә юллаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG