Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:11

7-9 июнь көннәрендә Тубыл шәһәрендәге “Мирас” иҗтимагый оешмасы Себер ханлыгы башкаласы урынында Искер җыены уздырды.

Җыен быел алтынчы тапкыр оештырыла. Анда ел саен Русия шәһәрләреннән генә түгел, Казакъстан, Дагыстан, Кырымнан һәм башка җирләрдән киләләр.

Беренче көнне Тубыл шәһәр Думасының кече залында, гадәттәгечә, “Искернең тарихи язмышы” дигән темага фәнни-практик конференция булды. Кунакларны хөрмәтле җитәкчеләр: Төмән өлкә Думасы рәисенең урынбасары Геннадий Корепанов, Тубыл шәһәре башлыгы урынбасары Яна Зубова, Тубыл район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Бакиев сәламләделәр. Геннадий Корепанов, Искер бүгенге көндә халык яратып өлгергән Абалак шикелле үк туристлар маршрутында лаеклы урын алырга тиеш, диде. Коммунистлар партиясенең Тубылдагы вәкиле Юрий Юхневич делегатларны котлап: ”Тубыл шәһәре туристик үзәк булганда, Искергә әһәмият күбрәк булырга тиеш, шәһәргә өстәмә инвестиция китерерлек тарихи һәйкәл ул”, дип конференциядә утыручыларны максатларыннан тайпылмаска чакырды.
Конференция барышында

Конференция барышында




Чарада Дагыстанның төрки халыклары конгрессы вице-президенты, Махачкала шәһәреннән килгән Янгурчи Аджиев Нугай ордасының Себер ханлыгы белән тарихи элемтәләре турында сөйләде.Үзенең тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерде. Тубылдан Гөлфирә Хисаметдинованың, Клим Садыйковның: “Ислам дине, яшь буынга дини тәрбия, белем бирү” темаларына чыгышлары кызыклы булды. Археологик эзләнүләр оештыручы галим Игорь Белич Искернең проектлары турында, бу юнәлештә археологик эзләнүләр алып барылганлыгы, мәдәният үзәге белән тыгыз элемтәдә эшләгән елларны искә алды. Ул: ”Бу изге урын һәрвакыт көтелмәгән яңалыклар, ачышлар китереп тора. Күптән түгел бу җирдә палео вулкан барлыгын белдек”, дип сөйләде.
Роза Яхина сөйли

Роза Яхина сөйли


Төмән өлкәсе “Мирас” региональ татар иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова Искернең бүгенге көндәге хәле, киләчәктә тарихи-мемориаль комплекс төзергә омтылулары белән таныштырды. Бу темага экраннан кызыклы проектлар күрсәтелеп барды. Һәр чыгыш эчтәлекле, фәнни яктан өйрәнелгән булса да, катнашучыларда яңадан-яңа сораулар тудырды. Конференция ахырында делегатларның фикерләрен тыңлап, актуаль проблемнарны чишү буенча карарлар кабул ителде, килешүләр төзелде. Луиза Шәмсетдинова Искер урынын чистартуда

Луиза Шәмсетдинова Искер урынын чистартуда


Конференцияне оештырган себер татарлары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских резолюция проектын тәкъдим итте, анда киләчәктә башкарыласы эшләр билгеләнгән иде: Себер татарларының борынгы тарихи һәйкәлләре буенча Татарстандагы һәм җирле галимнәр белән археологик эзләнүләр програмын төзү һәм тормышка ашыру; Соляной рус авылының каберлеге көннән-көн киңәя, ул Искер җиренә керә, юл һәм Искер ягына күмүләр оештырмауны хәл итәр өчен Тубыл район хакимиятенә хат язарга; өлкә хакимиятенә тарихи-мәдәни яктан әһәмияткә ия Искер шәһәрчеген туризмны үстерү програмына кертергә һәм су, электр уты булдырырга; Иртеш ягыннан ярны су ашаудан сакларга; өлкә мәгариф һәм фән департаментыннан себер татарлары тарихы буенча әзерләнгән укыту әсбаплары һәм дәреслекләрнең мәгариф системасында урын алуларын сорарга; Искерне төбәк һәм федераль тарихи һәйкәлләр реестрына кертергә. Бу әһәмиятле эшләрнең кайберләре Искер җыены үткәрелә башлаганнан бирле хыял булып кала килә. Бер оешма гына аларны башкарып чыга алмаслыгы билгеле инде бүгенге көндә. Луиза Шәмсетдинова ярдәмчеләр елдан-ел артуына сөенде бу фестивальдә, мәчет төзүдә булышучы Дамир Ибраһимовка, өлкә коммунистлар партиясе җитәкчесе Тамара Казанцевага, капка ясаучы Шамил Колмәмәтовка, гел ярдәм кулын сузучы яшьләргә, Тубыл район хакимиятенә һәм башкаларга чиксез рәхмәтләрен юллады ул. Искернең бер өлеше

Искернең бер өлеше








– Безнең “Сүзге” яшьләр оешмасы вәкилләре Искернең борынгы бабаларыбыз шәһәре булганлыгын һәм аның әһәмиятен яхшы аңлыйлар. Тарихыбыз, телебез, мәдәниятебез бездән ерагая бара. Шуңа да без аларны саклау өчен көчебезне кызганмыйбыз. Матди яктан булыша алмасак та, җыярга, буярга һәм башкасына беркайчан да каршы килмибез. Бу вакытта ныграк дуслашабыз, берләшәбез дә әле. Искер җыены төнге клубтагы “тусовка” түгел инде, нәкъ менә Искердә һәркем үзенең халкына кирәклеген аңлый. Яшьләр ел саен бу чара белән күбрәк кызыксыналар, туган халкы өчен һәркем борчыла. Искер җирендә күптән түгел генә астанага куелган истәлек билгесендәге кирпечләрне ватып, нәҗес белән буяуларын да авыр кичердек, тиз арада төзәтеп куйдык, дип сөйләде “Сүзге” төбәк татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлнара Гайнуллина.

Искер җирендә

Чиста итеп үләне чабылган, палаткалар корылган, төрле тауарлар белән тулган кибетләре бер рәткә тезелгән килеш каршы алды бу көнне Искер җире. Мәйдан түрендә сәхнә дә һәркемне үзенә чакыра иде. Бер якта яңа йорт калкып чыккан, соңыннан аңлашылганча, мәчет булачак икән ул. Палаткаларда балаларга тәм-том, төрле күргәзмәләр әзерләнгән. Милли киемле хатын-кызлар, түбәтәйле ил агалары үткәннәрне хәтерләтә. Ел да бу бәйрәмне сагынып көтеп алган “Сандугач”лылар (Ялутор шәһәре), “Саз” ансамбле (Түбән Тәүде районының, Тарман авылы) әгъзалары, Тубылның “Яшьлеккә сәяхәт”е дә монда икән инде. "Яшәсен Искер!"

"Яшәсен Искер!"



Алардан яшьләр, балалар да калышмыйлар. Тубылның сәнгать колледжы биючеләре, себер татар мәдәният үзәге, 15нче мәктәп сәнгатькәрләре дә бәйрәмгә ямь өстәделәр. “Казан кунагы Гүзәлия Җәләлова, баянда уйнаучы Булат Хисмәтов, Төмәннән килгән “Кавказ ритмы”, (җитәкчеләре Заур Мамедов), Омски, Екатеринбур шәһәрләреннән килгән артистларның чыгышлары, Зилия Колмәмәтова, Земфира Вәлиева, Айдар Ниязов, ”Брэвис”, “Күк күгәрчен”, “Тубыл балалары”, “Ләйсән”, ”Сүзге” ансамбльләре чыгышлары, Роза Яхина, Земфира Шәрипова, Хәсән Хучашев, Гөлфирә Шәмсетдинова, Зөфәр Янгулов, Айгөл Мәүлекәева, Динара Әбсәләмова, себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова, уллары Хәсән, Хөсәен Арангуловлар башкаруында җырлар тамашачылар күңелендә җылы хисләр калдырдылар. "Саз" ансамбле җырлый

"Саз" ансамбле җырлый


Төмән өлкәсе мөфтие Фатыйх Гарифуллин һәм башкалар сәхнә алдында мәрхүмнәрнең, изге урыннарда җирләнгән шәехләрнең рухына Коръән аятьләрен укыдылар, намазга бастылар. Намаз уку өчен барлык шартлар да тудырылган иде.

Аннары изге Коръән ашы тәкъдим ителде, кунаклар пылау, кайнар чәйләр белән сыйландылар. Монда бәйрәмне карарга төрле милләт халкы җыйналган. Олысы-кечесе күңеленә ошаган мавыктыргыч чараларда катнаштылар.

Балалар өчен батут, аттракционнар оештырылды. Яшьләр спорт ярышларында: милли көрәштә, ат чабышы, волейбол, футболда катнаштылар”, дип сөйләде Искердән рухланып кайткан Римма Өметбаева. Чынлап та бу изге җир йөрәккә көч, күңелгә дәрт өсти, килгән саен киләсе килеп тора, монда чистарынып киткәндәй буласың, дип әйтүчеләр еш очрый.

Гала концертта

9 июнь көне “Искер җыен” фестиваленең гала концерты "Синтез" мәдәният сараенда узды. Оста алып баручылар Айвар Шәрәфетдинов, Нәҗия Хәкимова, бәйрәмне оештыручы Луиза Шәмсетдинова фестивальдә катнашып җиңү яулаучыларга дипломнар һәм призлар тапшырдылар. Бүләкләре дә Искер ясалган картиналар иде. Талантлы чыгышларны, яңа милли костюмнарны карап тамашачылар да тиешле бәя бирде. Искер кунаклары

Искер кунаклары


Быелгы бәйрәм зурлап, җиренә җиткереп уздырылды. ”Искер җыен” тагын бер еллык хезмәтенә йомгак ясады. Тарихи-мәдәни комплекс турындагы хыялны тормышка ашыру өчен генә дә чиксез күп көч кирәк шул әле. Монда үз эшеңә бирелгәнлек һәм бердәмлек кенә ярдәмгә киләчәк. Нәни башкаручылар

Нәни башкаручылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG