Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия: Таксим мәйданы һәм Гези паркы "чистартылды". Киеренкелек арта бара


"Чистартылган" Таксим мәйданы. 16 июнь 2013
"Чистартылган" Таксим мәйданы. 16 июнь 2013
Якшәмбедә төрек полициясе Истанбулдагы Гези паркын протест белдерүчеләрдән арындырганнан соң каршылык чаралары якындагы урамнарда яңа көч белән дәвам итте. Полиция протест белдерүчеләргә каршы күзне яшьләндерүче газ кулланды. Таксим мәйданы һәм Гези паркына алып баручы юллар ябып куелды.

Төркиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Истанбулның һава аланына илнең көньяк-көнчыгыш төбәкләреннән махсус көчләрнең меңгә якын хәрбие китерелгән. Соңнан алар автобуслар белән шәһәр үзәгенә китерелгән.

Якшәмбедә Истанбул читендә премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоганга теләктәшлек белдерү чарасында дистәләрчә мең кеше катнашты.

Ул арада Төркиянең бюджет тармагы хезмәткәрләре һөнәрчеләр берлеге Гези паркындагы шәһәрчекне куып таратуга протест йөзеннән дүшәмбедә эш ташлауга чакырды. Илнең бу иң эре һөнәрчеләр берлеге 240 меңләп кешене берләштерә.

Протестчыларның шимбә көнне төзелгән “Таксим бердәмлеге” оешмасы каршылык чараларын дәвам итәчәген белдерде.

Якшәмбедә башкала Анкарада да полиция протест белдерүчеләргә каршы күзне яшьләндерүче газ һәм суаткычлар кулланды. Кимендә дүрт кеше җәрәхәтләр алган.
XS
SM
MD
LG