Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Путинның Супер касә йөзеген тартып алганлыгын кире кага


New England Patriots такымы җитәкчесе Билл Беличик үзенең Супер касә йөзеген күрсәтә. 2005
New England Patriots такымы җитәкчесе Билл Беличик үзенең Супер касә йөзеген күрсәтә. 2005
Русия президенты идарәсе Американың бер футбол такымы хуҗасы Роберт Крафтның кыйммәтле ташлар белән бизәлгән Супер касә йөзеген Владимир Путин тартып алуы турында белдерүләрен кире кага.

“The New York Post” газеты язуынча, New England Patriots такымы хуҗасы Крафт 2005 елда 25 мең долларлык ул йөзекне Путинга күрсәтергә генә теләгән булуын белдерә. Крафт әйтүенчә, ул йөзекне кире алырга дип кулын сузгач Путин йөзекне кесәсенә салып куйган һәм аның тән сакчылары Крафтны көч белән читкә алып киткән.

Путинның сүзчесе Дмитрий Песков, Крафт ачык итеп ул йөзекнең бүләк булуын әйткән иде ди.

Һәр елда Америка футбол беренчелегендә җиңүче такымга 70-ләп шундый йөзек бирелә.
XS
SM
MD
LG