Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия хөкүмәте протестларны хәрби көч белән бастырырга әзер


Төркия премьер-министры урынбасары Булент Аринч хөкүмәт өч атнага якын дәвам итүче протест чараларын бастырырга тырышучы полиция көчләренә ярдәмгә “хәрби көчләр элементларын” китерә ала, дип кисәтте.

Шулай премьер Рәҗәп Таййип Эрдоган хөкүмәте беренче мәртәбә протестчыларга каршы хәрби көч куллану белән янады.

Төркиядә биш һөнәр берлеге Истанбулның Таксим мәйданында протест белдерүчеләрне полиция тарафыннан кырыс чаралар белән бастырылуына ризасызлык йөзеннән бүген илкүләмендә эш ташлау игълан итте.
XS
SM
MD
LG