Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:03

Казанда кеше кыйнаган элекке полиция хезмәткәрләренә шартлы җәза бирелде


Казанның Киров районы мәхкәмәсе “Зареченский” һәм “Юдино” полиция бүлекләренең элекке хезмәткәрләре Алмаз Мөхәммәтҗанов белән Ильяс Насыйбуллинны кеше кыйнауда һәм гаиләсенә карата физик көч куллану белән янауда гаепле дип табып аларга дүрт елга иректән мәхрүм итү турында шартлы җәза билгеләде.

2011 елда билгесез бер кешенең Казандагы оешмалардан 864 мең сум урлавы турында җинаять эше ачылгач, җинаятьчене эзләү эше ул чакта полициядә эшләгән Мөхәммәтҗанов белән Насыйбуллинга йөкләнгән. Алар бер шаһитне урманга алып чыгып кыйнаган һәм аның гаиләсенә карата көч куллану, көчләү белән янап тикшерүчегә үзләре теләгән мәгълүматны сөйләргә кушкан. Шаһит ул чакта ризалашса да, сорау алу вакытында ул сүзләреннән баш тарткан һәм тикшерүче бүлмәдән чыккан арада полиция хезмәткәрләре аны тагын кыйнаган.

XS
SM
MD
LG