Accessibility links

Апас кыйссасы: Хакимият шау-шуны туктату ягында


Апас янындагы язу
Апас янындагы язу

Апастагы район газетының элекке мөхәррире Әсхәт Җәләлиев кызы йортында янгын чыкканнан соң ул Азатлыкка, район җитәкчелеге тарафыннан үзен эзәрлекләү бара дип белдергән иде. Апас башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов сүзләренчә, Җәләлиев дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратса да, район җитәкчелеге аның белән яңа каршылыкка керергә теләми.

Апас районы прокуроры Ришат Шакиров сүзләренчә, Апастагы гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре 15 июнь төнендә Җәләлиев кызы яшәгән йортта булган янгын сәбәпләрен тикшерүне төгәлләгән. Бөтен документлар да 18 июнь көнне полициягә тапшырылган. Шакиров, утны чыннан төрткәннәр дип шикләнергә дәлилләр җитәрлек булуын әйтә. Якындагы бер-ике көн эчендә җинаять эшен ачу йә булмаса ачмау карары да чыгарга тиеш.

"Безнең ул көнне гадәттән тыш хәлләр бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре каза булган урынга барды һәм алар да бензин исе килгәнне белдерә. Янгын да түбәдә бер урында гына чыкмаган, ә бер юлы өч урында кабынып киткән. Кемдер ут төрткән булырга мөмкин дигән дәлилләр җыелган инде. Дәлилләр нигезендә җинаять эше ачылырга да мөмкин дип уйлыйм", ди Шакиров.

Янгыннан соң Азатлык радиосына Җәләлиев бу казаны район түрәләренең үзеннән һәм гаиләсеннән үч алуның чираттагы адымы буларак бәяләде. Район прокуроры исә, хакимиятнең бу янгынга ничектер катнашы булуына шикләнеп карый.

"Бу янгында хакимияттәгеләрнең кулы уйнагандыр дип уйламыйм мин. Аның киявеннән дә, үзеннән дә полиция, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре сорау алды. Алардан кемнән шикләнүләрен сорадылар, алар үзебез дә белмибез диделәр, шикләнгән кешене атамадылар", диде прокурор Шакиров.

Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов та бу янгынның район җитәкчелеге өчен көтелмәгән хәл булуын әйтә.

Хакимиятнең бу янгынга катнашы юк
"Янгын беркемгә дә язмасын, аннан Алла сакласын. Район җитәкчелеге өчен районда яшәүче һәркем дә бертигез. Янгын оештыру кешелек сыйфатыннан иң түбән төшү булып тора. Хакимияттә эшләүчеләр бу юлга берничек тә бара алмый. Хакимиятнең бу янгынга бернинди дә катнашы юк", ди Сабирҗанов.

Җәләлиев әйтүенчә, бу янгын аның гаиләсенә карата беренче генә һөҗүм түгел. Азатлык радиосына ул “берничә ай элек йортка төнлә машина белән бәреп керделәр, шикле кешеләрне күрсәттем, әмма полиция башлыгы да, прокурор да берни эшләмәделәр” дип белдергән иде.

Шакиров сүзләренчә, Җәләлиевнең бу шикаятеннән соң тикшерү үткәрелгән булган, әмма кемне дә булса гаепләрлек дәлилләр табылмаган.

"2011 елда Җәләлиев кияве Илдус әфәндегә каршы җинаять эше ачылган иде. Бу эшне мәхкәмә карады, һәм ул җинаятьләр кодексының 111нче маддәсе нигезендә гаепле дип табылды, шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу җинаять эшен тикшерү барган вакытта Әсхәт әфәнде йортның капкасына машина бәрдереп керде дип белдерде. Аның бу сүзләреннән соң тикшерү дә үткәрелде, әмма дәлилләнмәде", Шакиров.

Прокурор сүзләренчә, Илдус әфәнде бер аракылы утырыштан соң Апастагы бер егеткә тибеп зыян салган булган.

Җәләлиев үзенә һәм гаиләсенә карата эзәрлекләүләрнең артында “Апас районында ничек милекне урлау, талау турында язып чыгуым, сөйләвем ята”, дип белдерә. Аның сүзләренчә, “Татмедиа” җитәкчелегенә өстән, Татарстан президенты аппаратыннан үзен эштән алырга дигән күрсәтмә төшкән. Эштән китәргә кушканнар һәм балаларыңа да кыен булачак, дип белдергәннәр.

"Татмедиа" хисабының бер өлеше
"Татмедиа" хисабының бер өлеше
Сабирҗанов исә Җәләлиевнең эштән китүендә бөтенләй башка сәбәп – канун бозулар ятканлыгын белдерә.

"Җәләлиевнең эштән китү мәсьәләсенә килгәндә, монда район җитәкчелегенең бернинди катнашы юк. Район газеты турыдан-туры "Татмедиа"га буйсына. 2011 елда "Татмедиа" үзенең һәрбер филиалында аттестация үткәрде. Шул вакытта Җәләлиев тарафыннан канун бозулар ачыкланган иде. Ул "Татмедиа" вәкилләре язган хисапта дәлилләнә. Җәләлиев минем кызымны, киявемне дә эштән алдылар", дип белдерә. Бу хисапта аның җиде якын туганы штатта торып, эшләрен тиешле рәвештә башкармыйча хезмәт хакы алуы да һәм башка мутлыклар да күрсәтелә. "Татмедиа" Җәләлиев белән килешүне озайтуны кирәк дип тапмаган. Газетта кадрлар сәясәте өчен "Татмедиа" җаваплы. Без берничек тә тәэсир итә алмыйбыз, чөнки газет муниципалитет карамагында түгел”, ди Сабирҗанов.

Җәләлиев райондагы күп кенә биналарны, шул исәптән райпо мөлкәтенең дә юк кына бәяләргә сатылуын һәм бу кырын эшкә каршы төшә башлагач үзенә кыңгыр карый башлауларын әйтә. Кайбер мәгълүмат чаралары да мөлкәтнең бер өлеше район башлыгы туганының кулына барып керде дип язып чыкты.

"Райпо милегенә килгәндә, бу оешма 2005 елдан эшчәнлеген туктатты. 2006 елда мәхкәмә райпоны банкрот дип игълан итте. Һәм канун нигезендә аның милке бәйге үткәрелеп сатылган. Бу милеккә районның бернинди дә катнашы юк. Бүген бу сатылган милекнең хуҗасы бар. Без бу милеккә мөнәсәбәтле гаепләүләр белдерелә башлагач, кабат аларны районга кайтарырга тырышып караган идек, арбитраж мәхкәмәгә дә барып җиттек. Бүген аның хуҗасы бар, берни дә эшләтеп булмый. Тикшерүләр күп булды.

Җәләлиевне тикшерүләр безнең яктан туктатылды
Җәләлиевнең Азатлыкка биргән әңгәмәсендәге гаепләүләренең берсе дә дөреслеккә туры килми. Республика прокуратурасы тикшерде, икътисади җинаятьләргә каршы полиция тикшерде. Канун бозу очракларын тапмады. Мөлкәтне кулга төшерүчеләрнең берсе безнең район башлыгының туганы икән дип гаепләүләр дә расланмады. Бу минем үземнән чыккан сүзләр генә түгел, ә рәсми документлар белән расланган нәтиҗәләр", ди Сабирҗанов.

Апас прокуроры Ришат Шакиров та Татарстан арбитраж мәхкәмәсендә Апастагы шул милекне кире кайтару өчен мәхкәмә утырышлары баруын әйтә. “Мәхкәмә эшләре беткәнме, әллә бетмәгәнме анысын мин әйтә алмыйм”, диде ул Азатлыкка.

Җәләлиев район җитәкчелеген гаепли башлагач, Апас башкарма комитеты ялган мәгълүмат тарата дип Татарстан прокуратурасына шикаять тә язган булган. Татарстан прокуратурасы исә тикшерүне Апас районы прокуратурасына төшергән. Сабирҗанов сүзләренчә, район җитәкчелеге беркадәр вакыттан соң эшне алай зурга җибәрергә ярамас дигән карарга килгән.

“Бу эш безнең яктан туктатылды. Юридик яктан бөтен нигезләр булуга һәм Җәләлиевнең район хакимиятенә тап төшерүенә карамастан, без эшне тикшерүне дәвам итү хокукыннан файдаланмадык. Җәләлиевне зур күләмдә штрафка, яки ирегеннән мәхрүм итә ала иделәр. Без вазгыятьне киеренкеләтмәс өчен, районда тынычлык булсын дип эшне тирәнгә җибәрмәдек”, ди Сабирҗанов.

Аның сүзләренчә, Апас районы җитәкчелеге Җәләлиевка карата гел җылы мөнәсәбәттә булган.

"Безнең республикада яшь гаиләләргә авыл җирлегендә үз йортларын булдыру өчен миллион сумнан артык акча бирелә. Шул програм нигезендә 2011 елда Җәләлиевнең бер кызына акча бирелде һәм алар йорт салып чыкты. Әгәр аларга тискәре караш булса, бәлки, бу акча да бирелмәгән булыр иде. Безнең беркайчан да Җәләлиевка тискәре мөнәсәбәтебез булмады. Редакциядән нинди сорау белән генә килмәсен һәрвакыт канәгатьләндерергә тырыштык. Язылу кампаниясе барганда авыллар һәм башка төр оешмалар белән дә эшләдек. Без аларга гел булышып кына тордык. Безнең яктан аңа карата кимсетү дә, эзәрлекләү дә юк. Ул монда яши, балалары монда яши. Аларга карата да тискәре мөнәсәбәтебез юк", ди Сабирҗанов.

Җәләлиев үзенең гаделлек яратуын, дөреслекне дәлилләү өчен Мәскәү каналларын күтәрәчәген, ут төртүчеләрне тапмасалар партия билетын бөтен халык алдында урамга чыгып яндырачагын белдерә. Кызы йортында булган янгынны ул җитәкчеләрнең инде “сабыйлар һәм яшь гаиләләр белән сугышуы” буларак бәяли.

Универсиада кебек олы бер халыкара вакыйгага айдан да азрак вакыт калып барганда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан районнарындагы тотрыклылык, тынычлык өчен һәрбер җитәкче шәхсән җавап тотачак дип кисәткән иде.

“Җәләлиев белән ике арадагы хәлләрне кешеләрчә җайлау өчен бер-бер адым ясарга җыенмыйсызмы?” дигән сорауга Сабирҗанов:

"Безнең яктан аңа карата бернинди каршылык та юк. Әйтәм бит, эшне хокукый юллар, мәхкәмә аша хәл итү мөмкинлекләре булуга карамастан җинаять эшен дә яңадан кузгатуны таләп итмәдек. Безнең аңа бернинди дәгъвабыз да юк. Барсы да аннан гына тора. Әгәр яза, сөйли икән – бу аның хокукы, без берничек тә каршылык күрсәтә алмыйбыз. Безнең тарафтан аңа бернинди дәгъва да юк", диде.

Хөрмәтле укучылар! Район хуҗаларының башбаштаклыгы турындагы хәбәрләр бер Апастан гына түгел, башка җирләрдән дә килә. Сезнең якларда җитәкчелекнең халыкка мөнәсәбәте ниндиерәк? Гади халыкны борчыган проблемнар хәл ителәме? Бюджет акчалары ни дәрәҗәдә урынлы кулланыла? Азатлык форумында фикерләрегезне калдыра, үзегездәге хәлләрне яза аласыз.
XS
SM
MD
LG