Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия банкына Магнитский фаш иткән җинаятькә бәйле җәза бирелде


Латвия банкы Русия изоляторында үлгән Сергей Магнитский күтәргән коррупция эшенә бәйле акча юуда гаепләнеп 191 мең долларлык штраф җәзасына хөкем ителде. Латвиянең Финанс һәм капитал базары комиссиясе бу банкка Русия хөкүмәтеннән урланган 230 миллион долларны юган өчен шундый җәза билгеләде.

Магнитский эшләгән Hermitage Capital Management ширкәте Латвиянең алты банкын ул фаш иткән коррупция эшендә табыш күрүдә гаепләр узган елның июлендә аларны тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG