Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендәге шартлауларда бер кеше һәлак булган


Самардагы шартлаулар
Самардагы шартлаулар
Самарда кичә шартлаулар булган хәрби келәтләр янында бер кеше һәлак булган.

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин әйтүенчә, корал саклау урынында эшләгән ул кеше шартлаулардан бер бинага сыенып котылырга теләгән булган. Аның җәсәде бүген хәрабәләрне чистартканда табылган.

Җирле хакимият 38 кешенең төрлечә яралануын, ун кешенең хастаханәгә салынуын белдерә.

Чапай шәһәре янындагы Нагорный бистәсендә кичә кич башланган шартлаулар бүген дә дәвам иткән. Берничә чакрым ераклыктагы йортларның тәрәзәләре ватылган. Шартлаулардан соң башланган янгыннарны махсус очкычлар белән сүндерү эшләре бара.

Якындагы алты меңләп кеше читкәрәк күчерелгән. Чапай шәһәренә бару юллары ябылган.
XS
SM
MD
LG