Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Катарда Талибан белән сөйләшүләр тәкъдимен яклый


АКШ президенты Барак Обама Талибанның Катарда ачылган яңа утырмасында Әфганстанда тынычлык урнаштыру сөйләшүләре үткәрү ниятен яклап чыкты.

Аңа кадәр Әфганстан президенты Хәмит Карзаи АКШ хәрбиләренә 2014 елдан соң да Әфганстанда калу мөмкинлеге бирәчәк тынычлык сөйләшүләреннән чигенүен игълан иткән иде. Карзаи АКШның сүзләре һәм Әфганстанда тынычлык урнаштыру мәсьәләсендәге гамәлләре бер-береннән аерыла, диде.

Карзаи шулай ук Талибан утырмасы артында чит ил көчләре эш итә дип Әфганстанды тынычлык урнаштыру эшенең Әфганстан җитәкчелегендә барырга тиешлеген әйтте.

Обама Карзаига Талибанның сишәмбе көнне ачылган яңа утырмасының исеме ошамаган диде. Бу утырма “Әфганстан ислам әмирлегенең сәяси утырмасы” дип атала. Бу исем Әфганстанның Талибан чорындагы исемен хәтерләтә.
XS
SM
MD
LG