Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дуслары һәм дошманнары


Фикер белешү Русия халкының Беларус, Казакъстан, Кытайны иң дустанә, АКШ, Грузия һәм Балтыйк илләрен иң дошман ил дип исәпләвен күрсәтә.

Левада фикер белешү үзәге үткәргән яңа бер тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Русия халкы илнең төп дошманы дип Кушма Штатларны күрә. Фикер белешүдә катнашканнарның 38 проценты шундый фикер әйткән. Былтыр шундый ук фикер белешүдә катнашканнарның 41 проценты Грузияне төп дошман итеп атаган булган. Быел Грузия 33 процент белән икенче урында.

Бу фикер белешү шушы елның 23-27 май көннәрендә Русиянең 45 төбәгендәге 130 авыл һәм шәһәрдә яшәүче 1601 кеше арасында уздырылган. Түбәндәге җәдвәлләрнең икесе биш иң якын дус ил яки биш иң төп дошман ил турындагы сорауларга җаваплардан төзелгән. Барлык җәдвәлләрдә дә 2013 елгы сораштыру нәтиҗәләре башка еллардагы нәтиҗәләре белән чагыштырып күрсәтелә.

Төп дошманнар җәдвәлендә АКШ, Грузия һәм Балтыйк республикалары даими рәвештә беренче бишлекне тәшкил итә.
Төп дуслар, беректәшләр исемлегендә Беларус күптәннән беренчелекне бирми. Казакъстан да тотрыклы рәвештә икенче урынны биләп килә. Өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарны биләүче Кытай, Украина һәм Германия елына карап төрле нәтиҗә күрсәтә.

Мөселман илләре белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрне ныгытыргамы яки ул илләрдән читләшергәме дигән сорауга фикер белешүдә катнашучыларның быелгы җаваплары сизелерлек үзгәргән. Мөнәсәбәтләрне ныгыту тарафдарлары моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә калган, ә менә читләшү тарафдарлары моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җиткән.

Көнбатыш илләре белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрне ныгыту яки алардан читләшу турындагы сорауга җаваплар соңгы елларда бик үзгәрми, чагыштырмача тотрыклы булып килә.

Фикер белешүдә катнашучыларның күпчелеге быел АКШны төп дошман дип атаса да, АКШка мөнәсәбәт турында аерым сорауга җаваплар нигездә уңай караучыларның нигездә тискәре караучылардан даими диярлек күбрәк булуын күрсәтә.

Европа Берлегенә нигездә уңай караучылар саны да нигездә тискәре караучылардан даими рәвештә шактый югары булып килә.
XS
SM
MD
LG