Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, галим Азат Зыятдинов Татарстанның дини тормышында Рамил хәзрәт Юнысның җитешмәгәнлеген белдерә. “Мин аны мөфти һәм Кол Шәриф мәчетендә имам итеп күрәм”, ди Зыятдинов.

Сишәмбе Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республикадагы дини тормышка кагылышлы сораулар да күтәрелде. Анда Азат Зыятдинов Кол Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил хәзрәт Юнысны дини тормышка кайтару кирәклеген күтәреп чыкты. Шул уңайдан Азатлык радиосы галим белән әңгәмә корды.

– Татарстанның мөселман дөньясына Рамил хәзрәт Юнысның җитешмәве сизеләме?

– Әлбәттә сизелә! Без элек динне югалтып бетерә язган идек, чөнки авылларда муллалар булмады. Түбән Кама яңа шәһәр булганлыктан поплар да, муллалар да юк иде. Әмма муллалык эшләре халык тарафыннан үтәлә килде. Үзгәртеп кору еллары башлангач мәчет салу эшен башлап йөрдек. Шәһәрнең иң матур җиренә, кыл уртасына дүрт манаралы мәчет торгыза алдык.

Мәчет салынды, әмма без 10 ел лаеклы имам таба алмыйча тилмердек. Очраклы кешеләр күп булды. Аларның куллары да, фикерләре дә дөрес үк түгел иде. Шуннан тәмам туйгач, кемне имам итеп куярга дигән проблем туды бездә. Мин Рамил хәзрәт белән бераз таныш идем. Без аны элегрәк мөфти булырга дип тә үгетләгән идек. Аның укып кайтканлыгын, аның вәгазьләрен тыңлап заманыбызның бик күркәм шәхесе дип әйтә алам. Аның нәселенең әнисе ягыннан Мотыйгулла хәзрәткә барып тоташканын беләм. Рамил хәзрәтнең мәктәпне медальгә бетергәнен һәм КАИга кереп югары стипендия алып укыганлыгын да истән чыгармаска кирәк. Аннан Рамил хәзрәт Кабан арты мәдрәсәсенә күчә, анда укый. Аннан соң Мәдинәдә биш ел ярым чын ислам университеты тәмамлап кайта ул.

Рамил хәзрәтнең сөйләмнәре, динне белүе һәм дингә карашлары бик ошый иде. Түбән Кама мәчетенә кемне куябыз дип баш ватканда мин шәһәр җитәкчесенә: "Менә шушы егетне күндерә алсак, ул тәртип ясый алыр иде", дип тәкъдим иткән идем. Ул вакытта Илсур Метшин шәһәр хуҗасы иде, вазгыятьне аңлап алып, аны килергә күндерде.

Рамил хәзрәтне актив эштән читләштерделәр
Рамил хәзрәт өч ел эшләп бездә мәчеттә дә тулаем тәртип салды, мәчет дингә тартылучылар белән тулды. Мәдрәсә ачкач ул да яшьләр белән тулды. Үзе дә яшь егет булганга һәм матур сөйләгәнгә мәчеткә яшьләр бик күп җыела башлады. Чөнки бик күркәм егет, холкы матур, сөйләме матур аның. Аның вәгазьләре авызыңны ачып тыңларлык иде.

Шуннан соң аны Кол Шәрифкә имам итеп алдылар. Анда да бик матур итеп эшләде ул. Мин ул егеттә бернинди шикле адымнар да күрмәдем. Диндарлар Кол Шәрифкә бик күп йөрде бит. Аны бик күп районнарга, төрле мәчетләргә вәгазь, намаз укырга чакыра иделәр. Ул кайда гына бармасын бик матур истәлекләр калдырды, халык аны яратты.

Соңгы вакытта Рамил хәзрәтне югалттылар. Кеше үзеннән-үзе югалмый, мин ансын беләм. Рамил хәзрәтне төп актив эштән читләштерделәр. Ни өчен икәнен бездә кешегә аңлаткан кеше юк бит.

Рамил хәзрәт Юныс

Рамил хәзрәт Юныс

Дәүләт шурасы комитетында дини мәсьәләләрне тикшергәндә мин кабат Рамил хәзрәтнең җитешмәвен күтәрдем. Без теләсә кемне куябыз, бер мөфтине куябыз да алабыз, икенчесен куябыз да алабыз, дидем. Югары белемнәре дә, абруйлары да юк аларның. Алар белән чагыштырганда инде шундый күркәм итеп танылган Рамил хәзрәтнең нинди гаебе бар? Нигә без шундый күркәм һәм көчле шәхесләрне танымыйбыз, аларны кирәккә санамыйбыз соң, ә диндә теләсә нинди очраклы кешеләрне җитәкче итеп куябыз соң?

Бу очраклы сорау түгел. Дингә әзерлексез, вәгъдәсез һәм абруй казанмаган теләсә-кемнәрне китереп диннең дәрәҗәсен төшерәбез. Очраклы кешеләр диннең абруен күтәрә алмый. Диндә Аллаһны хөрмәт иткән, үзе саф күңелле кеше булса гына дин үзенең төп ролен уйный ала. Ә шундый кеше итеп мин яңа муллалар арасыннан Рамил хәзрәт Юнысны гына күрә идем.

– Сез Рамил хәзрәт Юнысны кайда күрергә теләр идегез?

– Мин аны мөфти итеп һәм Кол Шәриф мәчетендә имам ролен дә үтәүче итеп күрәм, чөнки безнең баш һәм иң төп мәчет итеп Кол Шәрифне саныйм. Мөфти ул имамлык вазыйфасын башкарып вәгазьләр дә укырга тиеш. Мөфти вәгазьләрен тыңларга халык әллә кайлардан да килә.

– Бәлки Русиядәге куәт структуралары әгәр Рамил хәзрәт Кол Шәриф мәчетенең имамы булып кайтса, халык аны янына тагын күпләп җыелыр дип курка торгандыр. Инде әйтеп киткәнегезчә, Түбән Камада булсын, Кол Шәрифтә булсын халык Рамил хәзрәт янына агылды. Ә халык җыелу – ул мөселманнарның зур көч икәнен күрсәтеп торырга мөмкин.

– Мин куәт структуралары өчен җавап бирә алмыйм. Әмма без шундый әзерлекле дин әһелләреннән курыксак, без диннән куркабыз булып чыга. Русиядә дә төрле диннәр үзара матур яшәргә тиеш. Аллаһ тарафыннан Мөхәммәт пәйгамбәр җибәрелгән икән, димәк яңа дин яңа карашлар белән килә бит. Монда мөселман дине нишләп туган дигән сорау куярга ярамый. Димәк ул кирәк булган һәм дөньяда танылу алган. Тиешле әзерлекле белгечләр ярдәмендә бөтен диннәр дә халыкны тәрбияләүгә, әхлак кагыйдәләрен кертергә, гадел икмәк табып матур тормышта яшәргә хезмәт итәргә тиеш.

Коммунистик идеологияне кертеп безнең авыз пеште бит инде. Алланы танымау, теләсә нинди мөртәтлеккә барулар килеп чыкты. Кеше иң башта мәхкәмәдән дә, полициядән дә түгел, ә Аллаһы тәгаләдән курка.

Мин бүгенге тәртипсезлекләрнең, ришвәтчелекнең булуын кеше күңелендә дин калмаудан күрәм. Чиркәүләр, мәчетләр салабыз, әмма анда йөрүчеләр әз бит.

– Сез бүген дә Русия күләмендә җитешсезлекләр: шул ук ришвәтчелек, бер-береңне алдау бар дип әйтәсез. Бәлки Русия җитәкчелегенә халыкның чын ихлас дин юлында булуы һәм аларны әйдәүче имамнар кирәкми торгандыр?

– Нәтиҗәләргә карасаң андый уйларга да бирелергә дә була. Әмма үземнең андый кара уйларга керәсем килми. Мин үзем шулай да Русиядә һуманизм, барлык диннәргә дә гадел карау, Аллаһка да бертигез карау һәм гаделлекә корылган яшәү системасы булыр дип өметләнүче.

Аннан тагын бер нәрсә шикләндерә мине. Ваһһабитлар диләр дә кешеләрне юк итәләр. Безнең эчке эшләр дә, кораллы көчләр дә ике-өч кенә кораллы ваһһабитны үтермичә генә кулга алырга сәләтле бит. Аларны кулга алырга, бөтен уйларын һәм фикерләрен сөйләтергә кирәк. Әгәр чыннан да бу ялгыш юлга кергәннәрен аңласалар тәүбә итәрләр дип уйлыйм.

Хәзер шалт-шалт итәләр дә кешеләрне үтерәләр. Бу хәлләр халыкта шикле уйлар тудыра. Хәзер бөтен хезмәтләр дә, эчке эшләргә караганнары да, армия дә, гади кеше дә гаделлеккә омтылырга тиеш. Чын дин моның нигезе дип саныйм мин.

– Рамил хәзрәтне дин дөньясына кайтару өчен нинди адым ясалырга тиеш дип уйлыйсыз? Бәлки, Татарстан президенты үз сүзен әйтергә тиешме? Әллә Татарстан мөфтие аны үз янына чакырып сөйләшергә тиешме?

– Бүгенге кайдандыр алып куелган мөфтигә мин бик ышанып җитмим, чөнки югары белеме дә юк. Алар тормышта әзерлексез кешеләр. Әнә Илдус Фәизне алыйк, Төркиягә китте дә югалды. Ул үзе китә алмый, аны җибәрделәр дип саныйм мин. Бүген куеп, аннан соң ниндидер шартлатулар ясау һәм аннан соң Төркиягә яшерүләр – ул бит бала-чага уены, ул җитди эш түгел.

Менә хәзергесен куйдылар, аны сайларга кушалар да бертавыштан сайлыйлар. Бик курыкмасаң яшерен тавыш бирү дигән әйбер бар бездә. Минемчә, диндарлар арасында бу мөфтинең абруе күпме бар икәнне белү кирәк иде. Җыймасын ул 98%, җыйсын 55%. Бу саннар барсын да күрсәтер иде. 57% алса да ул барыбер гадел сайланып куелганны күрсәтәчәк. Монда халык фикерен белсәң дә ярар иде. Монда кем командовать иткәнлеге дә аңлашылмый. Мин һәрхәлдә Татарстан президенты, Татарстан җитәкчелеге Рамил хәзрәткә зур каршылыкта дип уйламыйм. Минемчә, монда боларны Мәскәү хәл итә.

– Сезнең Дәүләт шурасы комитетында ясаган чыгышыгыздан соң кайбер русофил мәгълүмат чаралары Рамил хәзрәтне ваһһабилык идеологы дип бәяләде. Моңа ничек карыйсыз?

– Рамил хәзрәт кебек кешене дә без ваһһаби дисәк, белмим инде кемне генә ваһһаби түгел дип әйтә алырбыз икән. Алайса мине дә ваһһабит дип әйтеп буладыр инде.

Мин Рамил хәзрәттә бер генә начар сыйфат та күрмәдем. Аның диндарлар белән ниндидер сүзгә килүләрен дә күрмәдем. Мин аның күпләгән вәгазьләрен тыңладым. Аны йотлыгып тыңлыйсың бит. Ул динне белеп, аны яратып, аның үзәгенә кереп аңлата бит. Әгәр кеше кешелекле һәм зыялы икән ул бернинди начарлыкка да бара алмый. Мин, билләһи дип әйтим, Рамил хәзрәттә андый тайпылыш күрмим.

Рамил хәзрәттә Бакый Урманче сыйфатларын күргән идем
Мин гомеремдә 25 елга якын Бакый Урманче белән аралаштым. Ул Мөхәммәдия мәдрәсәсе бетергән кеше, ә әтисе мәдрәсә тоткан. Ул гомере буе динле булды. Ул коммунистларның дин белән көрәшүләрен төп ялгышларының берсе итеп таныды. Рамилдә дә Бакый Урманче сыйфатларын күргән идем мин. Минем бу сүзләрем ниндидер бер мактауга корылмасын иде. Мин юктан мактарга теләмим, әмма мин һуманизм, кешелеклелек, диннең тирәнлеген, безнең җәмгыятьтә тоткан урынын аңлатуны һәм аның кирәклеген төшендерүне Рамил хәзрәт авызыннан ишеттем. Мин бүген дә Рамил хәзрәтнең саф күңеллелегенә, аның булсынга йөрүенә ышанам.

Конкрет мисаллар китермичә кешене нәрсәдәдер (ваһһабилыкта) гаепләү ул әйбәт эш түгел. Имамның вәгазьләре бар бит. Аларны тыңлап утырып, язып алып, шунда шулай сөйләдең, монда болай сөйләдең, ә болар ваһһабилык элементлары дип күрсәтергә була. Боларны язып чыккан кеше бар микән? Дәлилсез гаепләү XXI гасырда бөтенләй булырга тиеш түгел, бигрәк тә кешегә бәя биргәндә.

– Сезнең соңгы вакытта Рамил хәзрәт белән очрашканыгыз, аның белән сөйләшкәнегез бармы? Сөйләшсәгез нинди темага сөйләштегез?

– Кызганыч, минем Рамил хәзрәтне табып сөйләшә алганым юк. Мин аны сагындым. Аның белән бик әйбәтләп чәй эчеп, матур итеп сөйләшеп утырасым килә. Аның бик авыр чагы бит. Үсеп килгән көчле егет шундый җәберләүләргә эләкте. Аны җәберләүчеләр гөнаһ кыла дип саныйм. Бу – гаделсезлек.

Мин аның белән сөйләшеп утыра алсам, сөйләшүдә, фикерләшүдә нинди хаталары булганлыгы да ачыкланыр иде. Бәлки ул кайдадыр хата җибәргәндер, әмма хатаны без гафу итәргә тиеш. Аның эшләгән эшләре һәм халыкка күрсәткән хезмәтләре күпкә зуррак. Ул бик күпләргә тәрбия үрнәге булып торган кеше.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG