Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арча ягында бал кортлары күпләп үлә башлаган


 Рәдиф Нуриев кортларны карый
Рәдиф Нуриев кортларны карый

Татарстанның Арча районы Өчиле, Чиканас, Иске Йорт, Иске Иябаш, Әзәк, Иске Кырлай, барлыгы дистәгә якын авылында бал кортлары күпләп үлә башлаган. Өч көн эчендә шәхси хуҗалыклар йөзләгән оя корт югалткан. "Умарталар 70%ка бушап калды", ди бу хәбәрне җиткергән умартачы Рәдиф Нуриев.

14 июнь көнне кичтән “Кырлай” агрофирмасы Өчиле авылы янәшәсендәге борчак басуына бөҗәкләргә каршы химикатлар сипкән. "Икенче көнне иртән кортлар үлә башлады", ди умартачы Рәдиф Нуриев. “Кырлай” хуҗалыгы агу сибү турында умартачыларны алдан кисәтмәгән. Канун буенча алар моны өч көн алдан эшләргә тиеш булган. Кисәтелгән очракта бал кортларын чыгармыйча, умартада ябып тоту мөмкинлеге бар.

“Кырлай” агрофирмасы җитәкчесе Илшат Шакирҗанов гаепләүләрне танымый. Хуҗалык агу белән беренче елын гына эшләми. Бар кагыйдәләр дә үтәлгән, фатрин препараты белән кырны төнлә эшкәрткәннәр. Ә менә халыкны ни өчен кисәтмәүләрен Илшат Шакирҗанов әйтә алмады.

Умартачыларга килгән зыянны кем каплар?
Умартачыларга килгән зыянны кем каплар?
Без районының баш ветеринары Рәкыйп Йосыпов белән элемтәгә кердек. “Үлгән кортларны экспертизага китерделәр, без алардан авыру тапмадык, димәк, алар теге яки бу чирдән түгел, ә башка әйбердән үлгән", диде ветеринар. Димәк, бал кортлары агуланган булып чыга?" дигән сорауга Рәкыйп Йосыпов җавап бирә алмады. Агулануны дәлилләү ветеринарларның эше түгел икән.

Умартачыларга килгән зыянны кем каплаячак? Бер оядан ким дигәндә 20 мең сумлык югалту дип исәпләгәндә, моңа өстәп алынмаган балны да санасаң, сүз миллионнар турында барачак. Умарталык хуҗаларына хәзер кичекмәстән тиешле экспертизалар ясап, үз хакларын дәлилләргә кирәк булачак. Алар “Кырлай” агрофирмасы белән мәхкәмәләшергә җыена.

Сүз уңаеннан, Арча районы тарихында мондый очрак булган. 1994 елның 14-15 июль көннәрендә “Киров” исемендәге хуҗалык алдан кисәтмичә рапс чәчәк аткан вакытта агулы химикатлар сипкән. Мәхкәмә аша өч умартачы үзләренең дәгъваларын нигезләп, хуҗалыктан үлгән кортлар һәм алынмый калган бал өчен компенсация алуга ирешкән.
XS
SM
MD
LG