Accessibility links

14-15 июнь көннәрендә Казакъстан республикасының Семей шәһәрендә 14нче мәртәбә татар сәнгате фестиваль-бәйгесе үтте. Фестивальдә катнашучылар 16 июньдә Сабантуенда да кунак булдылар.

Гадәттә көзен "Көзге Иртеш моңнары" исеме астында үткәрелә торган фестиваль быел "Җәйге Иртеш моңнары" исеме белән, шартнамәсендә язылганча, Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның килүенә багышлап июнь уртасында уздырылды.

Ләкин Миңнеханов урынына Татарстан республикасының элекке президенты килде. 15 июнь көнне Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең акиме Бердыбек Сапарбаев, Семей шәһәре акиме Айбек Каримов Казакъстанда эшләүче Русия рәсмиләре белән бергәләп һава аланында Миңтимер Шәймиевне каршы алдылар.

Семейдә татар сәнгате бәйрәме узган елдагыча, шәһәрдән 19 чакрым ераклыкта, “Төзүче” сәламәтләндерү-ял үзәгендә үтте. Яшәү, туклану, бәйгеләр, матбугат очрашуы, остаханәләр, гала-концерт – барчасы бер урында, әлеге үзәктә булды. Катнашучылар өчен бу үзара танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен уңай булды.

XIV халыкара татар сәнгате фестивалендә катнашучылар саны 500гә якын булды. Сәнгатькәрләр – җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, төрле уен коралларында уйнаучылар – Казакъстанның Семей, Алматы, Астана, Зыряновски, Павлодар, Караганда, Актүбә шәһәрләреннән, Курчум районыннан, Русиянең Омски, Тара, Тубыл, Новосибирски, Томски, Прокопьевски, Иркутски шәһәрләреннән һәм Татарстанның Нурлат районыннан килгән иделәр.


Омскилар «Иртеш моңнары» фестивалендә һәр ел диярлек катнашып киләләр. «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле тулы составы белән инде өченче мәртәбә катнаша. Дөрес, быел төрле сәбәпләр аркасында коллективның 18 генә кешесе бара алды. Беренче мәртәбә Семей фестиваленә Омски өлкәсенең Тара шәһәреннән җитәкчеләре Әлфирә Декет белән «Якташ» балалар клубының ике җырчысы барды.

«Умырзая» фольклор ансамбле фестивальдә җыр, бию һәм себер татарларының «Май пешү өмәсе» (әдәби телдә «май язу») йоласын тасвирлаган фольклор күренеш белән катнашты. Коллектив хор һәм ансамбль белән башкарган җырлары өчен беренче һәм икенче дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде, биючеләре – беренче һәм өченче урыннар яулады. Ялгыз башкаручылардан яшьләр – Рузалия Шихова һәм Лилия Морзафарова – икенче урынга лаек булдылар һәм парлап башкарган җырлары өчен III урын алдылар. Нәтиҗәдә Омскиның «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле җәмгысы 7 лауреат дипломына лаек булды.

«Якташ» балалар клубының җырчылары Фәрит Корманов III, Рафаэль Баширов II дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде. «Умырзая» фольклор ансамбленең биючеләре күмәк бию белән өченче урын алдылар. Коллективның биючесе Наилә Абдулина беренче урынга лаек булды.

Фестиваль-конкурсның төп оештыручысы, һәрвакыттагыча, Семейнең татар мәдәният үзәге һәм Татар сәнгать мәктәбе булды. Табигый ки, аларның катнашучылары да бихисап булды. Сәнгать мәктәбенең 4-5 яшьлек җырчылары да, 10-15 яшьлекләре дә жюриның гына түгел, катнашучыларның да күңелләренә хуш килгәндер.


Омскидан фестивальгә «Татар дөньясы» газетасы редакторы Гөлсинә Әхмәрова барган иде.

«Беренче чиратта бу фестивальнең иң уңай ягы – бик күп төбәкләрдән татарларны бергә җыюындадыр, аннан соң катнашучылар өмет белән киләләр, чыгышларга бәя биргәндә жюрига бәлки берәр төрле билге күтәрергә кирәктер, катнашучы күрер иде шундук. Киләчәктә үзенең хатасын төзәтергә җиңелрәк булыр иде. Татар теленә хөрмәт булмавы бик тә йөрәкне телгәләде, катнашучыларның исемнәрен әйтә алмыйча, җырларның авторларын укый алмыйча утырган кызларга карап та йөрәк әрнеде. Әлбәттә, кызлар эшлиләр, татар фестивален үткәрүдә зур ярдәм күрсәтәләр, рәхмәт. Әмма татарча белүчеләр бар бит әле, аларның ярдәме булсын иде. Балаларның күпчелеге телне бозып җырлый, аларны бит әле өйрәтергә була, шул ук татар сәнгате мәктәбенә татар теле укытуны җайга салырга кирәктер», дип борчылып сөйләде Гөлсинә ханым.


Томскида яшәүче милләттәшебез, көйләр язучы, автор-башкаручы Кәрим Камалетдинов фестивальгә икенче тапкыр килгән. Кәрим әфәнде хөкемдарлар арасында утырды. Быел мин катнашмадым, жюри әгъзасы булгач, катнашу дөрес түгел, дип санадым, ди ул. Кәрим Камалетдинов омскиларның чыгышына да зур бәя бирде.


16 июньдә Семейдә сабантуй гөрләде. Фестивальдә катнашучылар сабан туенда да көч сынап карадылар – кем сулы көянтә-чиләк күтәреп, кем капчык киеп йөгерде, егетләр гер күтәреп, колгага менеп карадылар, кемнәрдер танышларын очратты.

Омски вәкилләре Батый хан рәсеме төшерелгән календарь таратып торучы "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинны очраттылар. Наил сабан туена махсус Казакъстанның бер төбәгендә яшәүче татарлар белән очрашырга, казакъ милли хәрәкәте вәкилләре белән танышырга, Батый хан календарьләре таратырга килгән, монда яшәүче татарлар белән очрашкан. Аларның Казакъстан җирендә яхшы яшәүләренә, татар булып яшәүләренә сөенгән.


Сабантуйда Омски делегациясен Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең Улан районы кунак итте. Мул итеп ризыклар әзерләнгән тирмәдә районның акиме Серик Туленбергенов кунакларны үзе каршы алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG