Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шувалов Русиядә салымны прогрессив шкала белән җыярга тәкъдим итә


Игорь Шувалов
Игорь Шувалов
Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов 2018 елдан башлап физик затлардан салымны прогрессив шкала нигезендә җыя башларга тәкъдим итә.

Бүген Петербур халыкара икътисади форумында журналистлар белән сөйләшкәндә Шувалов бу мәсьәләне парламент һәм җәмгыять белән тикшерергә кирәк, диде.

Думаның бюджет һәм салым комитеты башлык урынбасары Оксана Дмитриева прогрессив шкаланы инде хәзер үк кертергә кирәк, дип исәпли. Аның әйтүенчә, җәмгыять моны хуплап каршылаячак.

Салымнан качуларны бетерү өчен Русиядә 2001 елда прогрессив шкала нигезендә салым җыюны бетерелеп кереме күләменә карамастан һәркемнән 13 процент салым җыя башлаган иделәр.
XS
SM
MD
LG