Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше сәүдәсе турында АКШның тәнкыйтен Русия кире кага


АКШ Русиягә кеше сәүдәсенә каршы көрәштә иң түбән бәяне биреп Русиягә каршы чикләүләр кертү мөмкинлеге тууга Мәскәү ачу белдерде.

АКШ дәүләт департаментының кичәге хисабында Русия, Үзбәкстан һәм Иран кеше сәүдәсенә каршы көрәш белән шөгыльләнмәде һәм шөгыльләнергә җыенмый да, диелә.

Миграция тикшеренүләре үзәге статистикасына караганда, Русиядә бер миллионлап кеше “эксплуатацион” эш шартларында яши, документлары тартып алына, эш өчен акча түләнми, кыйнап эшләтәләр, бик начар шартларда яшәтәләр.

Бүген Русия тышкы эшләр министрлыгының кеше хокуклары комиссионеры Константин Долгов бу хисап артында сәясәт тора, дип белдерде. “Дустанә булмаган гамәлләргә пропорциональ җавап биреләчәк”, диде Долгов.
XS
SM
MD
LG