Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Русия мәдәният министрлыгы һәм тарихчылар җәмгыяте тарихи киноларның эчтәлеген тикшереп аларның дәүләт акчасына “лаек булу-булмауны” хәл итәчәк. Режиссер Рамил Төхвәтуллин белән сөйләштек.

Русия мәдәният министры Владимир Мединский Русиядә төшерелгән тарихи киноларның сценарийләрен тикшерү өчен фәнни-методик шура төзелә дип белдерде. Министрлык һәм Русиянең тарихчылар җәмгыяте белгечләреннән торган бу шура теге яки бу фильмга дәүләт акчасын бирү-бирмәүне хәл итәчәк.

"Хөкүмәт акча биргән проектларның эчтәлеге бик мөһим. Сүз цензура турында бармый. Без мәдәниятнең "чәчәк атуын" хуплыйбыз, ягъни барлык өлкәләр – спектакльләр, фильмнар, күргәзмәләр, музейлар үсештә булсын. Әмма дәүләт бары тик үз миссиясенә, дәүләт мәнфәгатьләренә туры килгән "чәчәкләргә" су сибәчәк," диде министр.

Нәрсә бу? Русиядә яшәгән милләтләрнең кино төшерү хокукларын чикләүме? Бу һәм башка сораулар белән "Зөләйха", "Бөркетләр" фильмнары режиссеры Рамил Төхвәтуллинга мөрәҗәгать иттек.


– "Зөләйха" фильмы 2005 елда дөнья күрде. Аны төшергәнче без Юныс Сафиуллин белән ел ярым сценариен яздык, эшкәрттек, форматын үзгәрттек, нәрсәдер өстәдек, архивларда казындык, Ильминский, миссионерларны чыгардык. Шуннан соң консилиум җыелды - Туфан абый, Разил Вәлиев, Зилә Вәлиева, мин, Юныс Сафиуллин. Шунда Туфан абый миңа әйтте - син, Рамил, йә җүләр бөтенләй яки син бик батыр егет, диде. Аллага шөкер, фильм дөнья күрде. Мәскәү ул вакытта прокатка рәсми рөхсәт бирде. Ул рөхсәтнең (прокатное удостоверение) мөмкинлекләре чиксез. Ил буйлап, чит илләрдә аны күрсәтергә хокук бирелде.

Рамил Төхвәтуллин

Рамил Төхвәтуллин

Мединский белдерүе ул инде яңалык түгел, ул Путин указы нигезендә дәвам итә торган сәясәт. Аннан алда дини хисләрне мыскыллау өчен җәза турында аңлашылмаган бер канун чыкты. Эчтәлеге аңлашылмый. Миңа калса, "Зөләйха" ул бердәнбер шундый фильм, 100 елдан да андыйны беркем дә төшермәячәк. Миңа Аллаһы Тәгалә булышты, шулай ук Туфан абый, Разил Вәлиев, Юныс Сафиуллиннар һәм Миңтимер Шәймиевнең хуплавы ярдәм итте. Район башлыклары, милләтпәрвәрләр акча белән булышты. Тарихны җиңүчеләр яза, бу билгеле бит инде. Үзенә җайлы итеп, ничек кирәк - шулай язалар.

– "Зөләйха" фильмын ул елларда теләгән бөтен җирдә күрсәтә алдыгызмы?

– Төрлечә булды. Кыенлыклар да булды. Аның коммерция файдасы булмады, рухны күтәрү өчен булды ул. Кайбер районнарда четерекле мәсьәләләр дә булды. Түбән Кама, Зәйдә җирле җитәкчеләр эчке эшләр бүлекләре белән дә киңәшләшеп милиция кордоннары куйды, анда кешеләр дә килмәде. Андый очраклар да булды. Кайбер кеше "аның максаты - котырту" диде, кем ничек аңлый бит.
Фәүзия Бәйрәмова: "Зөләйха" фильмы ай саен татарларга күрсәтелергә тиеш
("Тагын милли кыйбла эзләү")
Безнең аны күрсәтергә хакыбыз бар, бу документаль әсәр түгел, бу нәфис фильм. Нәфис фильмның үз мөмкинлекләре бар. Без дөреслекнең миллионлаган бер өлешен генә күрсәткәнбездер. Дөреслекне чыгарсаң, низагка да ерак түгел. Кемдер адекват кабул итте. Әйтик, татарлар 10% кына яши торган Алабуга шәһәрендә ул сигез мәртәбә барды, заллар шыгрым тулы булды. Кайбер кеше аны фильм итеп карады, кемдер анда сәясәт табарга теләде. Ләкин ул нәфис фильм иде. Башка андый фильм булмаячак. Безнең белгечләр дә бетте. Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүчеләр бар, ләкин милли сәясәт, тарих, бүгенге көн белән кызыксынучылар юк дәрәҗәдә, кино форматы булсын, башкалар да шулай ук. Төптән бәя бирүче белгечләр юк, бөтен бәла шунда.

Халыкның үзенең тарихын да өйрәнү мөмкинлеге булмагач, мәктәптә әдәбият дәресләрен бетерәләр, халык тарихны кинода да күрмәсә, китап укымаса - халык йөзсез калачак. Андый халык белән идарә итү, әлбәттә, җиңелрәк.

"Орда" чыкты бит әле генә...

– Чыкты, әйе, карадым. Аның кайсы көнне чыкканын хәтерлисезме? Русия көнендә. Аның символик мәгънәсен уйлагыз сез. Шуннан нәтиҗәне үзегез ясагыз.

– Ягъни "Орда" кебек фильмнар калачак, "Зөләйха" кебекләре булмаячак дисезме?

– Эйзенштейнның "Явыз Иван" фильмында "Казанны алу" дигән урын бар. Безгә анда Казан диварларының теге ягын, безгә һөҗүм иткән ягын күрсәттеләр. Без хәзер бу диварның үзебезнең хакыбызны яклаган якны күрсәтсәк, милләттәшләребезнең һәлак булуларын күрсәтсәк - ул инде "милләтче" дип бәяләнәчәк һәм беркайчан да аны тормышка ашырып булмаячак. Монда бөтенесе аңлашыла. Мәскәүнең үз көн тәртибе бар. Ләкин үзебездә дә кинога тотынучы юк бүгенге көндә.

– Хәзер нинди дә булса кызыклы проектлар бармы?

– Әллә ни юк. Менә узган ел "Алтын шимбә" фильмын төшердек, татарча-урысчалы инде ул. Эчке эшләр министрлыгы белән бергә төшердек. Аның белән кызыксынучы юк. Өстәге түрәләрнең теләге кирәк моңа. Милли мәсьәлә үзебезне борчымаса, без аны кайгыртмасак - безнең өчен беркем дә борчылмаячак. Туфан абый да китте, беркем дә калмады.

Бүгенге көндә татарның әдәбиятын, киносын, мультфильмнарын кайгыртучы бар, дип әйтеп булмый. Бер Разил Вәлиев калды. Аннары "Яңа Гасыр" телевидениесе "тегендә тәлинкә куйдык, монда куйдык, яңа эчтәлек керттек", дип мактана. Ничә карама – прайм-таймда гел җырлыйлар. Акча юк дип зарланалар. Әхтәм Зариповлар төшергәндә, Эдмас Үтәгәновлар эшләгәндә, "Мырау батыр"ны төшергәндә элек акча бар идеме? Без элек төшергән сериаллар күп. Аларны да күрсәтмиләр. "Бөркетләр", "Упкын", "Зөләйха", "Шүрәле" – барысыныкы да прокаты бушка. Берсен дә күрсәтмиләр. Телевидение җитәкчеләре һәм кинозаллардан сорарга кирәк. Ни өчен күрсәтмиләр аларны?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG