Accessibility links

Авылга туризм килә: авыллар әзерме?


Туристлык ширкәтләре татар авыллары белән кызыксына
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:36 0:00

Туристлык ширкәтләре татар авыллары белән кызыксына

18 июньдә Татарстанның фермерлар берлеге, туристлык үзәкләре вәкилләре Биектау районы Ямаширмә авылы фермеры утарында агротуристлыкны үстерүгә багышланган киңәшмәгә җыелды. Туристлык ширкәтләре авылларга йөз белән борылмакчы, әмма инфраструктура, туристлар өчен шартлар булмау аларга киртә булып тора. Ул арада 27 июньдә Самар өлкәсе Гали авылында авыл туризмы урыны ачыла. Бу урын татар авыллары арасында беренче шундый ял итү урыны булачак.

Авыл туризмына багышланган күчмә киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре юк иде. "Казан" телеканалыннан һәм Азатлык радиосы журналистыннан тыш башка массакүләм мәгълүмат чаралары да килмәгән.

Татарстанның фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров барысына да чакыру җибәрүләрен, спорт һәм туризм министрлыгына да киңәшмә буласын җиткерүләрен әйтте. "Алар димәк башка мөһим эш белән мәшгуль инде" диде аптырап Байтимеров. Бу очракта ул Универсиаданы истә тотты кебек.

"Берләшеп эшли башларга кирәк"


Чакырылган түрәләрнең килмәвенә игътибар итмичә Ямаширмә фермеры утарына җыелган туристлык үзәге, туристлык ширкәте вәкилләре, берничә фермер, музей-тыюлык мөдирләре татар авылларына туристларны җәлеп итү юлларын эзләде. Иң актив чыгыш ясаучы һәм тәкъдимнәр җиткерүче Казанда яңа ачылган "Бибарс Сарай" туристлык үзәге авторы һәм генераль директоры Фәридә Бибарсова иде. Ул дәүләткә генә ышанып ятмыйча, монда җыелган кешеләр белән булса да эшне башларга кирәклеген әйтте.

"Булган туристлык объектларын күрсәтү системы эшләнмәгән. Эшкуарлар агротуризмга яки башка туристлык проектларына акчаларын, көчләрен кертәләр. Ләкин алар күп очракта игътибарсыз кала, гомум бер туристлар юлы, маршруты төзелмәгән. Агротуристлык та, туристлык үзәкләре дә кеше килүгә, туристлар агымына бәйле. Игътибар булмаса ул проект үлә, югала.

Безгә берләшергә дә эшли башларга кирәк. Юлда очраган киртәләрне җимереп эшне җайларга, төбәк, федераль органнарга, министрлыкларга барып әйтергә, төгәл тәкъдимнәр бирергә. Көч һәм теләк булса бар нәрсәгә ирешеп була. Читтә дөреслек эзләү файда бирмәячәк, дөреслек эзләп вакытны гына уздырачакбыз, реаль эш башларга вакыт. Менә сез, фермерлар берлеге, көчле берлек, сезнең тәҗрибәгез зур, без сезнең канат астында эшләргә әзербез. Көчле булыр өчен көчлеләр белән берләшергә кирәк. Мин әлегә башка юллар күрмим. Эш башлап, туристлык юллары төзегәч Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да сәяхәткә чакырырбыз", диде Фәридә Бибарсова.

"Авылга шәһәр шартлары кирәк"

Туристлык ширкәтләре вәкилләре дә бу фикерләргә теләктәшлек белдерде, алар өчен дә әлеге юнәлештә төгәл эш-гамәл кирәк. Казан эшкуарлары башкаладан ерак булмаган татар авылларына бик рәхәтләнеп туристларны алып килергә әзер, тик инфраструктура юк: көн үткәрү, яхшы шартларда ашау-эчү, cивил бәдрәфләр, уңайлы төн үткәрү урыннары кирәк. Бу шартлар үтәлмәгән очракта читтән килгән кешеләр ял итәргә авылга килмәячәк, бүген туристлар уңайлыкларны энәсеннән-җебенә кадәр карый, ди туристлык ширкәте вәкиле. Алар татар авылларына туристлар тарафыннан кызыксыну барлыгын да әйтте, аеруча чын милли яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр, җыр-бию, уеннар, әкият-риваятьләр күрәселәре килә. Кайбер кешеләр теге яки бу урынга мавыктыргыч риваять, ниндидер кызыклы, чынбарлыкка якын әкият ишетергә килә икән.

"Татарстанда андый унлап кына утар бар"


Республиканың фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, бу киңәшмәләр реаль эшкә таба бер адым, алар фермерларга һәм туристлык үзәкләренә теләктәшлек күрсәтергә әзер. Байтимеров инфрастуктура ягын яхшыртырга дәүләт, хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш дигән фикердә. Ул әлеге киңәшмәдә яңгыраган тәкъдимнәрне депутатларга, югары җитәкчеләргә җиткерәчәкмен дип ышандырды. Аның сүзләренчә, бүген агротуризмга көннән-көн игътибар арта, тик Татарстанда бу юнәлеш белән шөгыльләнүче фермер-эшкуарлар гына аз. Бөтен республикага унлап фермер үз акчасына туристлар кабул итәрлек утарлар эшләп маташа. Ә бу эш алар өчен берничә елга сузылырга мөмкин.

Ямаширмә авылында тәвә кошлары асраучы, киңәшмә урыны хуҗасы Габделәхмәт Котдусов та бу фикерне хуплап берничә елда эшләнгән һәм башкарасы ниятләрен сөйләде. Бүген ул республикада агротурзимны әйдәп баручы фермерларның берсе. Котдусов үз мисалында башкаларга үрнәк күрсәтеп, авылларга игътибарны арттырырга тели.

Самарның Гали авылы туристлар көтә

Ул арада 27 июньдә Самар өлкәсе Гали авылында авыл туризмы урыны ачыла. Бу урын татар авыллары арасында беренче шундый ял итү урыны булачак.

Авыл туризмын оештыруда төп максат - авылны саклап калу, икенче яктан шәһәр халкын авылга кайтып төпләнүгә җәлеп итү, ди оештыручылар.

Гали авылы эшмәкәре һәм авыл туризмы фикерен күтәреп алып аны гамәлгә ашыручы Расих Латыйпов сүзләренчә, Гали авылына килүчеләргә атларда сәяхәт, төрле спорт мәйданчыкларында спорт белән шөгыльләнү, авылның табигать гүзәллекләре белән хозурлану һәм башка мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк.

Гали авылы туристлар көтә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:54 0:00

​"Гали авылында оештырылган авыл туризмы шәһәр халкына рәхәтләнеп ял итү өчен менә дигән урын, ә авыл халкын ул эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә көннән-көн кими барган татар авылларын шушындый чаралар белән саклап калырга мөмкин булачак. Авылларда эш урыннары, ял урыннары булса яшьләребез дә шәһәрләргә китәргә бик ашкынмас иде", ди ул.

Гали авылындагы авыл туризмында катнашучылар беренче этапта авылга көнендә килеп китәчәк, алга таба исә алар өчен җәйге йортлар төзеләчәк. Ә киләчәктә Гали авылында кышкы чаңгы шуу үзәген ачу һәм хәтта бу урынны шифаханәгә әйләндерү дә планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG