Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски төбәгендә мәрхүмнәрне искә алдылар


Сугыш елы балалары Җиңү көненә багышланган митингта
Сугыш елы балалары Җиңү көненә багышланган митингта

Омски төбәгенең татарлар тупланып яшәгән авылларында хәтер көнен үткәрү алдыннан авыл халкы зиратларны чистарта, каберлекләрне тәртипкә кертә. Бу эштә авылның яше-карты катнаша, чыгышлары белән шушы авылдан булганнар да үз өлешләрен кертәләр, акчалата яки кул көче белән ярдәм итәләр. Гадәттә хәтер көне 22 июньгә кадәр үткәрелә.

Хәтер көннәре үткәрүнең төп мәгънәсе - беренчедән, дога белән мәрхүмнәрне искә алу булса, икенчедән, халыкны дингә якынайту һәм яшь буынга дини тәрбия бирү дә. Бу чараның тагын бер мәгънәсе бар – бу көнне авылда туып үскән, әмма төрле сәбәпләр аркасында читкә киткән һәм хәзерге вакытта төрле төбәкләрдә көн күрүче кешеләр дә җыела. Андыйлар өчен хәтер көне – туганнар, дуслар, авылдашлар белән очрашу чарасы да.

Тара, Усть-Ишим һәм Тевриз районнарында хәтер көннәре

Омски авылларында хәтер көннәре быел да уздырылды. Узган еллардан аерма буларак, кайбер авылларда ул май аенда ук башланды. Тара районының Олы Уыш авылында, Усть-Ишим районының кайбер авылларында, Тевриз районының Таулы авылында, хәтер көнен Ватан сугышында җиңү көненә - 9 майга туры китереп үткәрделәр.

Хәтер көненең төп оештыручылары
Хәтер көненең төп оештыручылары
Таулы авылы мулласы Руслан хәзрәт Вахитов сүзләренчә, себер ягы авылларында элек зиратларны чистарту, каберлекләрне төзекләндерү гадәткә кермәгән булган. Хатын-кызларга зиратка керү бөтенләй тыелган булган. Руслан хәзрәткә зиратны тәртипкә кертү эшләренең ислам дине кануннарына каршы килмәгәнлеген, киресенчә Аллаһ кушкан эш икәнлеген аңлатырга туры килгән. “Шөкер, халык хәзер дингә йөзе белән борыла башлады, авылдашларым да мине аңлады. Авылыбызда бар кеше дә диярлек зиратны төзекләндерү эшендә катнаша. Әкренләп зиратыбыз тәртипкә кертелде. Хәтер көннәрен дә бергәләп, зурлап үткәрәбез”, ди.

Большеречье районында хәтер көннәре

Өлкәнең Большеречье районы авылларында да хәтер көннәре зурлап үткәрелә. Шунысы да яхшы, бу районның барлык татар авылларында да зиратлар чистартылган, рәшәткәләр белән уратылып алынган, каберлекләр тәртипкә кертелгән.

Бу районда хәтер көннәре, гадәттә, июнь аенда, Ватан сугышы башланган көнгә - 22 июньгә кадәр үткәрелә.

Зират янына хәтер көненә җыелган халык
Зират янына хәтер көненә җыелган халык
Беренче хәтер көне быел районның Каракүл авылында узды. Шунысы да игътибарга лаек, авыл халкы биредә хәтер көне өчен даими бер көнне – 12 июньне билгеләп куйган. Атнаның кайсы көненә туры килүенә карамастан, бу көнне авылда хәтер көне үткәрелә. “Быел 12 июнь чәршәмбегә туры килде. Атна уртасы булгач, ерак шәһәрләрдән килүчеләр булмас дип, борчылган идек. Юкка борчылганбыз. Халык, башка еллардагы кебек, күп булды. 50-ләп кенә кеше яшәгән авылда, хәтер чарасында 200-дән артык кеше катнашкандыр,” - ди Омскидан килгән Фамия ханым Мөхәмәдиева.

Июнь аенда хәтер көннәре районның башка авылларында да үтте:

14 июньдә - Черналыда;
15 июньдә - Тусказанда;
16 июньдә - Койгалыда һәм Кушкүлдә;
21 июньдә - Үләнкүлдә;
22 июньдә - Яланкүлдә.

Казаннарда ит пешә
Казаннарда ит пешә
Санап киткән авылларның барсында да башка елларда кебек хәтер көне алдыннан кабат зиратларда чистарту һәм төзекләндерү эшләре алып барылды: сынган рәшәткәләр, баганалар алыштырылды, ауган агачлар җыеп яндырылды, каберлекләр чүп-чардан чистартылды.

Хәтер көннәре дә башка еллардагы кебек күп кеше катнашлыгында узды: башта зират янында мәрхүмнәр рухына дога укылды, аннары якындагы мәйданда күмәк көч белән Коръән ашы әзерләнде. Һәр авылда да чарада катнашучылар саны анда яшәүчеләр саныннан берничә мәртәбәгә артык булды.

Тусказан авылында хәтер көнендә узган чаралар

Тусказан авылында хәтер көне 15 июньдә үтте. Хәтер көненнән тыш бу көнне авылда башка чаралар да оештырылды: Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу митингы, авыл мәктәбенең 145 еллыгын билгеләү, балалар сабантуе һәм авыл халкы өчен ял кичәсе.

15 июнь иртәсендә халык зират янындагы мәйданга агылды. Авылда яшәүчеләр саны 150-дән артык булмаса да, мәйданда җыелган халыкның саны 400-гә җиткәндер.

Үләнкүл мулласы Фагил хәзрәт Кулбагин
Үләнкүл мулласы Фагил хәзрәт Кулбагин
Хәтер көнен Үләнкүл авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина ачып җибәрде. Аннары сүз авыл мулласы Фагил Кулбагинга бирелде. Берникадәр вәгазь сөйләгәннән соң, Фагил хәзрәт авыл зиратында җирләнгән һәм чит җирләрдә ятып калган мәрхүмнәр рухына дога укыды, кешеләрне бер-берсенә мәрхәмәтле булырга, үзара тату һәм ислам кануннары буенча яшәргә өндәде.

Сара ханым Назырова үзе язган шигырен укый
Сара ханым Назырова үзе язган шигырен укый
Аннары авылда яшәүче өлкәннәр, күрше-тирәләрдән һәм ерак җирләрдән килгән кунаклар чыгыш ясады. Чыгышлары белән Тусказаннан булган, хәзерге көндә Үләнкүлдә яшәгән Рәүфә апа Рәчәпова һәм Омскида яшәгән Сара ханым Мустафина күңелләрендә туган хисләрен үзләре иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерделәр.

Чыгышлардан соң хәтер көнендә катнашучыларны зират янындагы мәйданда әзерләнгән Коръән ашы табынына чакырдылар. Барысы да хәтер көненә бүләк ителгән сарык итеннән авыз иттеләр. Ризык бар кешегә дә җитәрлек иде.

Укытучы Римма Мәчитова митингны ачып җибәрде
Укытучы Римма Мәчитова митингны ачып җибәрде
Аштан соң да дога укылды. Барысы да чараны оештыручыларга, аш әзерләүчеләргә рәхмәтле булуларын, мондый очрашулар киләчәктә дә булып торсын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Аннары халык мәктәп янындагы аланда Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында җыелды. Анда аларны искә алу митингы башланды. Үләнкүл мәктәбе укытучысы Римма Мәчитова Тусказаннан китеп, сугыш кырларында ятып калган барлык солдатларның исем-фамилияләрен әйтеп чыкты. Аннары сугыш еллары балалары һәм сугыш ятимнәре әлеге һәйкәл янына чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Тусказан мәктәбенең 145 еллыгын билгеләү

Митинг тәмамланганнан соң, халык мәктәп каршындагы аланда эшләп куелган сәхнә янына килде. Анда тантаналы рәвештә Тусказан мәктәбенең 145 еллыгын билгеләү башланды. Укытучы Асия Назырова башта мәктәпнең элекке һәм бүгенге тарихы турында сөйләде, башлангыч белемнәрен әлеге мәктәптә алган, соңыннан югары уңышларга ирешкән кешеләр белән таныштырды, аларның бәйрәм чарасында булганнарына сүз бирде. Үзенең чыгышында Асия ханым төрле елларда мәктәптә эшләгән укытучылар турында да сөйләде, аларда укыган укучыларны барлап чыкты, гомумән, мәктәп тарихында эз калдырган кешеләрнең барысы турында да берникадәр мәгълүмат бирде.

Тусказан мәктәбе
Тусказан мәктәбе
Еллар узган саен авыл үзгәрә, кызганычка каршы, авылда яшәүчеләр саны кими, аеруча авылда яшьләр калмый. Асия ханым сүзләренчә, сугыштан соңгы елларда 70-75 бала укыган башлангыч мәктәптә быел барлыгы 6 бала укыган. “Алдагы уку елында мәктәптә 2 генә бала укыячак. Мәктәбебезне япмасалар ярар иде. Мәктәп ябылса, авылга да таралу куркынычы яный башлый бит”, ди Асия ханым, борчылып.

Алты бөртек кенә булсалар да, юбилей чарасы барышында Тузказан укучылары бер-ничә мәртәбә чыгыш ясадылар, җыр-биюләре белән авылдашларын сөендерделәр.

Тусказан мәктәбе укытучысы Асия Назырова
Тусказан мәктәбе укытучысы Асия Назырова
Чара барышында рәсми чыгышлар да, тәбрикләүләр дә булды. Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Концерт програмы Үләнкүл татар мәдәният үзәге каршында шөгыльләнүче үзешчәннәр көче белән әзерләнгән иде.

Тусказан мәктәбе юбилее авыл алдынгыларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Сәхнә түренә җир эшкәртүдә зур уңышка ирешүчеләр чакырылды, аларга авыл хакимияте һәм җирле акционерлык җәмгыяте әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Кичә барышында төрле хөрмәтләүләр булды: авылның иң өлкән кешесенә, бүгенге көндә иң нәни булган балага бүләк бирелде, агымдагы елда төрле юбилейларын билгеләгән кешеләр һәм гаиләләр бүләкләнде. Алардан тыш башка төрле тәбрикләүләр дә бихисап булды.

Балалар Сабантуе

Бәйрәм чарасы әкренләп сабантуй уза торган мәйданга күчте. Анда балалар Сабантуе башланды. Балалар өчен булса да, бәйгеләр чын Сабантуй бәйгеләре иде. Балалар авызга йомырка салган кашык кабып та йөгерделәр, капчык киеп тә узыштылар, чүлмәк тә ваттылар, туры баганага да менделәр, татарча бил дә алыштылар.

Тусказан мәктәбендә укучы балалар
Тусказан мәктәбендә укучы балалар
Бәйгеләрдә артык зур нәтиҗәләр күрсәтелмәсә дә, оештыручылар да, балалар да узган чарадан үтә канәгать калдылар.

Авылда бәйрәм көн буе дәвам итте, дисәк, ялгыш булмас. Бәйрәмнең иң кызу өлеше, мөгаен, кич белән булгандыр. Көтүләр кайтып, сыерлар савылгач, хайваннар абзарларга ябылгач, халык кабат урамга чыкты. Анда урамнар бәйгесе башланды. Бер урам белән икенче урам җырда, биюдә ярышты. Кемнәрдер оста итеп гармунда уйнадылар. Бәйрәм кичәсе авыл урамнарын матурлап һәм яктыртып җибәргән фейерверк белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG