Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фирүзә Хафизова: "Җыр – ул күңел халәте"


Фирүзә Хафизова: "Җыр – ул күңел халәте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:17 0:00

Фирүзә Хафизова: "Җыр – ул күңел халәте"

Татарстанның Актаныш районы Ямалы авылында туган, татар теле укытучысы, автор-башкаручы Фирүзә Хафизова кияүгә чыгып әни булгач кына зур сәхнәгә менә. Әнисе укытучы яки табиб буласың дисә дә, ул балачак хыялы белән яши. "Кызган таба"да Фирүзә Хафизова белән якыннан танышырга булдык.

Өч дистәне тутырган ике бала әнисе Фирүзә Хафизова инде күпләр өчен таныш автор-башкаручы, аның клиплары "Яңа гасыр", "Мәйдан" телеканалларында күрсәтелә, җырлары көн саен диярлек "Болгар" радиосында әйләнә.

"Җырлый башлавым очраклы хәлдән башланып китте", дип әйтсә дә, ул балачактан җырлап үскән. Җырчы булу нәни кыз өчен хыялга әйләнгән һәм гомер буе ул хыял үзен сиздереп килгән.

Фирүзә студент вакытта төрле мәдәни чараларда, җыр фестивальләрендә катнашкан булса да, Казанга килүгә җырчылык арткы планга күчә. Аның сүзләренчә, беренче чиратта тормыш мәшәкатьләре, финанс мөмкинлекләре чикле булу тәэсир иткән.

Ләкин күңелдә яшәгән хыял барыбер үзенекен итә, көтмәгәндә "Шулмы сөю" җыры һәм клибы барлыкка килеп Фирүзәнең җырчылык юнәлешендә икенче сулышы ачыла.

"Ул минем студент вакытта ук язылган җыр иде. Ун ел үткәч кенә мин аны дөньяга чыгара алдым. "Болгар" радиосына кастингка дип барган җирдән шушы җырымны яздырырга Ходай насыйп итте", ди автор-башкаручы. Бүген ул үзе язган җырларны гына башкарырга тырыша.

Фирүзә җырчылыктан тыш укытучы да булып эшли. Әнисенең теләген дә ул кире какмаган. Казанда урыс телле балалар бакчасында татар телен укыта. "Теләп өйрәнәләрме?", дигән сорауга, "Балаларны кызыксындыра алсаң теләп өйрәнәләр", дип җаваплады ул.

– Ни өчен ун ел үткәч, гаиләле, әни булгач, укытучы булып эшли башлагач зур сәхнәгә чыгарга булдыгыз?

– Җыр – ул күңел халәте, күңел таләп итә. Мин аны төгәл сүзләр белән аңлата да алмыйм. Шигъри көйләр төн уртасында туарга һәм иртүк торганда башымда көе әйләнергә мөмкин. Үз вакыты белән килә ул. Музыкаль белемем булмаса да җырлар туа, күңелгә килгәнен диктофонга яздырам да аранжировщикларга бирәм, алар аны ахырына җиткереп бетерәләр.

– Нинди булырга тиеш ул җырлаучы татар хатын-кызы?

– Кечкенәдән әбием әйтә килде, кызым сабыр бул. Чыннан да сабырлыкның төбе алтын, мин аны яши-яши ныграк аңлый барам. Бу теманы җырларымда да күтәрәм. Тормыш булгач төрле вакытлар була. Сабыр булсаң бар да була, кимчелекләргә, күңелсезлекләргә игътибар итмичә елмаеп яшәргә кирәк", дип йомгаклады сүзен Фирүзә Хафизова.
XS
SM
MD
LG