Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Оборонсервис" эшенә бәйле Динара Билалова кулга алынды


Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе “Оборонсервис” җинаять эшенә бәйле “Мира” ширкәте җитәкчесе Динара Билалованы кулга алу турында карар чыгарды.

“Оборонсервис” эшенә бәйле барлык эшләр берләштерелә һәм тикшерү мөддәте 8 октябрьгә кадәр озайтыла.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, акчалар “Мира” ширкәте хисабына “күрсәтелгән хезмәт өчен” дип күчерелгән, чынлыкта “Мира” бернинди хезмәт тә күрсәтмәгән. Шуннан соң бу акчалар канунын рәвештә алынган дип рәсмиләштерелеп җинаятьчел төркем әгъзалары арасында бүленгән, диелә. Шул ук акчалар саклану министрлыгының иң яхшы корылмаларын арзан бәягә сатып алуга тотылган, нәтиҗәдә Русия хөкүмәтенә миллиардларча сум зыян килгән, диелә.
XS
SM
MD
LG