Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә протест гамәлләре комитеты төзелде


Комитет әгъзаларының берсе Петр Царьков әйтүенчә, бу оешмага “Солидарность” хәрәкәте, “Сул фронт” һәм “6 май комитеты” вәкилләре, төрле активистлар, шул исәптән Борис Немцов, Александр Рыклин, Михаил Шнейдер, Евгений Третьяков кергән.

Царьков Оппозициянең координацион шурасы кирәк вакытта ашыгыч карар чыгара алмый һәм протест башлангычларын кайчак хупламый диде.

Комитетның беренче чарасы Михаил Ходорковскийга 50 яшь тулган көнне 26 июньдә узачак.
XS
SM
MD
LG