Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:48

Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре Татарстанда икенче елын укытыла башлый. Кайбер укытучылар диннәр мәдәнияте турындагы әсбап ата-анада шик уятырга мөмкин, ди.

2010 елның апреленнән башлап ике ел буе әлеге фән Русиянең 19 төбәгендә сынау рәвешендә укытылды. Ә инде 2012 елның беренче сентябреннән ул Русиянең барлык төбәкләренә рәсми рәвештә кертелде. Бу фән кысаларында барлыгы алты модуль, ягъни алты юнәлеш каралган.

Алар – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак).

Татарстанга шушы алты юнәлешнең икесен генә сайлау мөмкинлеге бирелде. Алар – дөнья диннәре һәм әхлак нигезләре. Моның сәбәбен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте бүлеге башлыгы Алсу Мөхәммәтова укучылар башка диннәр турында да күбрәк белсен өчен эшләнде, дип белдергән иде Азатлыкка. Әлеге фән өстәмә дәрес буларак атнага бер тапкыр керә. Аңардан билге чыгарылмый.

“Башка китап сатып алырга рөхсәт итмиләр”

Казанның 155-нче татар гимназиясенең башлангыч мәктәбе мөдире Рәйхан Ганиева әйтүенчә, аларның уку йортында дөнья диннәре мәдәнияте дәресенә укытучы, күбесенчә, үзе мәгълүмат туплаган. “Җибәрелгән китап бик уңышлы түгел, әти-әниләрдә ул шик уятырга мөмкин”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

“Әлбәттә, әлеге диннәр мәдәнияте һәм әхлак нигезләре фәнен мин уңышлы дип саныйм. Балалар төрле диннәр белән таныша. Бездә әти-әниләр быелгы уку елына дөнья диннәре мәдәниятен сайлаган иде. Аны бездә тарих укытучысы укытты, ул югары уку йортын да шул юнәлеш буенча тәмамлаган, шуңа күрә беренче елны бу дәресне аңа бирдек. Ә киләсе уку елына әти-әниләр арасында әхлак нигезләрен дә сайлаучылар булды, шуңа киләсе елда әхлак та укытылачак. Хәзер укытучылар арасында бу фәнне алып барырга теләүчеләр күп. Быел өченче сыйныфларны чыгаручылар әлеге фәннән махсус курслар да узды.

Бездә бер юнәлештәге мәктәп түгел, биредә мөселманнар да, христианнар да укый. Шуның өчен без барлык диннәр белән дә таныштырырга булдык. Әмма китабы бик уңышлы түгел. Укытучыга, күбесенчә, үзенә мәгълүмат табарга, әзерләнергә туры килә. Ул укытучы белән сөйләшкәнем бар, авыррак, дип әйтә.

Китап ни өчен уңышсыз дигәндә, мәсәлән, беренче итеп анда христиан дине мәдәнияте бирелә һәм аны өйрәнү чирек буена сузыла. Аннары башка диннәр дә шулай. Шуңа әти-әниләргә чирек буе бер дингә генә игътибар бирелү шикле тоелырга мөмкин. Ә безнең укытучы инде беръюлы төрле диннәр турында мәгълүмат бирергә тырыша, махсус әзерләнә. Безгә Сахаров дигән авторның китабын җибәрделәр, ул мәгариф министрлыгы аша мәктәпләргә җибәрелгән китап. Башка китабыбыз юк, сатып алырга рөхсәт итмиләр.

Ә балаларга фән бик ошый. Алар үзләре дә төрле мәгълүматлар эзлиләр, материаллар әзерләп киләләр. Безнең бер сыйныфта Камилә дигән яулыклы кыз укый. Ул мөселман дине дә, христиан дине мәдәниятенә дә кызыксыну белән карый. Сораулар бирә.

Дәреснең кайсысын сайлау өчен без җыелыш үткәрдек. Анда, әлбәттә, укытучының киңәше дә кирәк. Аерым исламны өйрәнергә теләүчеләр булмады, әти-әниләр барысы да дөнья диннәре мәдәниятен өйрәнүгә ризалашты.

Әмма бер укучының әбисе, без бу фәнне өйрәнергә теләмибез, дип килде. Аңарга укытучы сөйләгән кайбер мәгълүматлар ошамаган, укытучы кешеләрнең иң элекке заманнарда нәрсәгә ышанганы турында сөйләгән. Ул әби: "Безнең моңа үз карашыбыз бар, минем оныгым бу дәрескә йөрмәсә буламы?" дип килде. Без каршы килмәдек. Бу дәрескә йөрмәскә дә мөмкин”, дип сөйләде Рәйхан Ганиева.

Фикер белешү балаларга һәм ата-аналарга бу фәннәрнең ошавын күрсәтә

Июнь аенда Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әлеге “Диннәр мәдәнияте һәм әхлак нигезләре” фәненең беренче ел укытылуының Татарстандагы нәтиҗәләре турында әйтелде.

Анда китерелгән хисапка караганда, 2012-2013 уку елында Татарстан укучыларының 61,3 проценты дөнья диннәре мәдәнияте нигезләрен, ә 38,7 проценты әхлак нигезләрен укыган. Киләсе 2013-2014 елдагы дүртенче сыйныфларга да шул ук дәресләр керәчәк. Дөнья диннәре мәдәниятен республика укучыларының 52,2 проценты , әхлак нигезләрен 47,5 проценты укыячак.

Комитет утырышында әйтелгәнчә, әлеге фән турында фикерләрне белү өчен бу елның май аенда республика күләмендә махсус сораштыру үткәрелгән. Анда 847 укытучы, 2872 дүртенче сыйныф укучылары, 2157 ата-ана катнашкан. Биредә әйтелгән нәтиҗәләргә караганда, дүртенче сыйныфтагыларның 68,5 процентына әлеге фән ошый, әти-әниләрнең 65,2 проценты аны кирәкле, дип саный, әлеге фәнне укыткан укытучыларның 43,2 проценты ул баланың дөньяга карашын киңәйтә, әхлагый ягына йогынты ясый, дип уйлый.

Сораштырылган әти-әниләрнең 55,1 проценты балалар бөтен диннәр турында да белергә тиеш, дип саный, 13,9 процент ата-ана балалар бер динне генә белергә тиеш, дип уйлый икән. Ә ата-аналарның 15,4 проценты бу фәнне югары сыйныфларда да укытырга кирәк, дигән фикердә тора. Сораштырылган укучыларның 71 проценты дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре китапларыннан канәгать калган.

XS
SM
MD
LG