Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:22
Ваһһабичылык турында сүз бик күп йөри. Кайвакытта, ул сүзләр кемнәргәдер кирәк ахры, кемнәргәдер хезмәт итә дип тә уйлыйсың.

Ахрысы бу Татарстанда гына түгел, бөтен Русия буенча шулайдыр. Мин үзем яшәгән регионнан гына мисал китерер идем. Мөселманнарның болай бүленүләре бездә дә бар.

Мәсәлән, бер-ике ел элек Свердлау өлкәсендәге төп газетның яртысын дип әйтерлек урынын алып зур статья чыкты. Анда шулай ук мөфтилеккә намзәт булып йөргән бер адәм көндәшен яклаган мөселманнарны ваһһабичылыкта гаепләп, пычракка буяп язды. Әле ярый хакимияттәге көчләр бу статьяга карап кемнәрнедер кулга алулар, тикшерүләр белән маташып тормадылар. Ахры, алар ул вакытта өстән мондый күрсәтмәләр алмаган булганнардыр. Бәлки әлеге статья кемнеңдер күрсәтмәсе буенча эшләнгән булгандыр.

Эш шунда ки, ваһһабичылык турында гаепләүләр күп булса да монда төпле, әлеге дини агымның мәгънәсен ачып күрсәтү юк дип әйтерлек. Күрәсең, аның мәгънәсе кирәкми дә, чөнки ул булса, ваһһабичылыкта гаепләүләр дә юкка чыгар иде. Шуңа күрә дин гыйлеме һәм философия белгечләре тарафыннан әлеге ваһһабичылык дип аталган галәмәтнең асылын кешелек алдында ачып салулары бик мәгъкуль булыр иде.

Һәм инде шуннан соң ошбу аңлатма нигезендә хәзерге заманда булган дини вазгыятькә анализ ясарга булыр иде, һәм ахырда Татарстанда да, Русиядә дә кемнең кем икәне ачык күренер иде. Бу гамәл безнең диндәшләребезне, бигрәк тә имамнарыбызны нигезсез гаепләүләрдән саклау өчен дә хезмәт итәр иде.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG