Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ашарга пешерү – үткән гасыр модасы"


Бер төркем американ яшьләре дөнья җәмәгатьчелеген витаминнар һәм башка төрле файдалы матдәләрдән ясалган коктейль эчеп ашамыйча да яшәп була дип ышандырырга тырыша. Бу эшкә алынган яшьләр ашарга пешерү, тәннең ризыкны эшкәртүе кебек процессларны элекке заман калдыклары дип саный.

Ашарга пешерү вакыт ала, пешергән ризыкны эшкәртергә организмның көче китә, ризык бик туры килмәсә сәламәтлеккә зыян салына. Кешегә иң кирәк матдәләрдән генә торган бер эчемлекне эчеп куйган кеше вакытын һәм көчен башка файдалырак эшләргә сарыф итә ала.

Суда эри торган маддәнең исеме (Сойлент) 1973 елда АКШта чыккан киләчәк заман турында утопия жанрындагы "Green Soylent" фильмыннан алынган. Фильм 2022 елда Нью-Йоркта халык ашаган ясалма ризык һәм аның нәрсәдән ясалуы турында.

"Сойлент" исемле заманча эчемлекне уйлап тапкан ширкәт башлыгы Роб Райнһарт үзе инде биш ай шуны гына эчеп тора. Үзен ул элеккедән күпкә яхшырак хис итүе турында белдерде.

“Вакытымны әрәм итмичә, акча исраф итмичә сәламәт яшәргә теләгәнгә эшләдем мин моны. Гомеремдә дә хәзерге кебек хәлем яхшы булганы булмады”, ди ул бу видеода.



Кампаниянең шигаре "тәнегезне ризыктан азат итегез" булса да эксперимент ясаучы бу төркем ашаудан бөтенләй баш тартырга чакырмый. Ашауны алар социаль чара – очрашу, аралашу өчен калдырырга тәкъдим итә.

"Тәнгә ягулык өчен генә кулланылган ризык файдалы, тиз эшкәртелүчән, гади һәм арзан булырга тиеш. Үзем мин ашарга яратам, якын кешеләр белән аралаша-аралаша ашау рәхәт, ләкин миңа атнасына 21 төрле ризык кирәкми", диде ширкәтнең вице-президенты Давид Рентельн.

Бу эчемлекне тәкъдим итүче сәхифәдә аның нәрсәдән, кайда һәм ничек ясалуы турында бер сүз дә юк. Аның белгечләр һәм сәламәтлек саклау рәсмиләре тарафыннан сыналу-сыналмавы турында да әйтелми.
XS
SM
MD
LG