Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮНЕСКО мәдәни мирасы мәңгелек түгел


Петергоф сарае һәм фонтаннары
Петергоф сарае һәм фонтаннары

Тарихчылар хакимиятләр Петербур янындагы тарихи парк һәм һәйкәлләр урнашкан җирнең бер өлешен ЮНЕСКОдан чыгаруны сораган, ди.

Мәскәү тирәсендә инде күптән шәһәр-шәһәр биек йортлар үсеп чыккан булса, Петербур тирәсе моңарчы чагыштырмача элекке хәлендә калып килә иде.

Төньяк башкала тирәсендәге тарихи парклар һәм һәйкәлләрне 1990 елдан бирле ЮНЕСКО саклый. ЮНЕСКО биргән бу статус аркасында тарихи җирләрдә төзелеш тыелган. Хакимиятләр бу статустан баш тартса тарихи җирләрдә төзелешләр башланырга мөмкин.

"Бу адым хакимиятләр һәм төзүче ширкәтләр өчен файдага булыр иде. Петергоф, Пушкин, Павловски һәм Ораниенбаум кебек Петербур янындагы шәһәрчекләрдә йортлар салырга теләүчеләр күп. Аларга бу җирләрнең ЮНЕСКОга кергәне киртә булып тора", диде Азатлыкка Петербурда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте башлыгы Александр Марголис.

Беренчеләрдән булып бу документны депутат Алексей Ковалев күреп алган. Петербурның тарихи урыннары турында карар кабул итү бу көннәрдә Комбоджада барган ЮНЕСКО утырышы көн тәртибенә кертелгән, диде Ковалев.

Ашыгыч рәвештә бу мәсьәлә турында сөйләшер өчен рәсмиләр һәм тарихчыларны җыйган Ковалевка Петербурның Тарихи һәм Мәдәни мирасын контроль итү, куллану һәм саклау дәүләт комитеты вәкиле "Петербур җирләре бу утырышта каралмаячак", дигән. Ковалев аңа ышанмый.

Мәскәү үзәге һәм елга буе
Мәскәү үзәге һәм елга буе
"Узган бер елда гына да Петербур читендә 2.5 млн метр2 җирдә йортлар төзелгән. Ленинград өлкәсенә кергән җирнең 2 млн метр2 төзелешкә бирелгән. Болар барысы да ЮНЕСКО карамагындагы җирләр. Хәзер ул йортларны төзүчеләр бу җирләрне ЮНЕСКОдан чыгарырга тели", диде депутат.

Дөньяның тарихи һәйкәлләрен саклаучы һәм күзәтүче оешма исә бу хәлне "аңлашылмаучанлык" дип бәяләде.

"Тарихи һәйкәлләр исемлеге кыскартылмый. ЮНЕСКО карамагына кергән һәйкәлләр барысы да кала, аларның чикләре генә үзгәртелергә мөмкин", диде оешма белгече Алессандро Бальзамо.

Тарихны саклаучылар нәкъ шул "аңлашылмаучанлыктан" курка да.

Мисал өчен, документта Пушкин шәһәре тирәсендәге тарихи урыннардан император сарае һәм аның бакчасы гына телгә алына, иске шәһәр өлеше һәм дүрт паркы турында сүз дә юк. 1990 елда ЮНЕСКОга кергәндә алары да исемлеккә кертелгән булган.

Петербурның тарихи үзәгеннән 9 чакрым ераклыкта "Лахта үзәге" төзелә. ЮНЕСКО аның үз карамагына кергән җирдә булмаганы өчен каршы килә алмый, тарихны саклаучылар бина тарихи манзараны бозачак, дип чаң кага
Петербурның тарихи үзәгеннән 9 чакрым ераклыкта "Лахта үзәге" төзелә. ЮНЕСКО аның үз карамагына кергән җирдә булмаганы өчен каршы килә алмый, тарихны саклаучылар бина тарихи манзараны бозачак, дип чаң кага
Икенче бер мисал, элек ЮНЕСКО исемлегендә "Нева елгасы һәм аның ярлары" булса, яңа документка караганда "Нева елгасы" гына ЮНЕСКО карамагында кала. Елга буенда инде төзелгән кыйбатлы торак йортлар да күренә.

"Документның сер итеп саклануы шикне тагын да арттыра", ди тарихчы Юлия Минутина.

Документның авторлары да әлегә билгесез. ЮНЕСКО белән эшләүче тышкы эшләр министрлыгы моңа катнашы булуын кире кага. Мәдәният министрлыгы катнашмауларын белдерде. Депутат Ковалев җыйган очрашуга килгән шәһәр шурасы комитеты вәкиле "бу хакта берни белмәгәнен" әйтте.

Билгеле булганча, Болгар белән Зөяне төзекләндерү башланганнан бирле бу ике тарихи урынны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү өчен эш алып барыла.

"Кайбер авырлыклар булса да, бу эш уңай якка таба бара", диде Азатлыкка Тарих институтының Милли археология үзәге җитәкчесе Айрат Ситдиков.
XS
SM
MD
LG