Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада авылында 3500 урынлы ашханә ачылды


Универсиада ашханәсе ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00

Универсиада ашханәсе сыналды

22 июньдә Казанда Универсиада авылы ресторанын сынау узды. Чарага шәһәр башлыгы Илсур Метшин килеп, кайбер ризыкларны авыз итеп карады.

Берьюлы 3500 кешене сыйдыра алырлык чатыр итеп корылган ашханә бинасын алман белгечләре ясаган. Русиядә мондый зурлыктагы вакытлы тукландыру бинасы башка юк икән.

Ресторанда һәркем үзенә теләгән ризык таба ала: мөселман да, христиан да, вегетариан да. Ашханә биш бүлеккә бүленгән: Европа, Азия кухнясы, җирле милли ашлар, хәләл бүлек, кабымлыклар. Теләүчеләр пицца һәм Макдоналдс ризыклары белән дә туклана ала.

Рамазан аенда мөселманнар сәхәр ашый алсын өчен Хәләл бүлеге иртәнге өчкә кадәр хезмәт куячак.

Биредә спортчылар гына түгел, Универсиада хезмәткәрләре дә, волонтерлар да, иминлек тәэмин итүчеләр дә ашый. Азатлык хәбәрчесе ашханәгә килгәндә, йөзләгән полиция хезмәткәре төшке аш алырга чиратка тезелгән иде.

Билгеле булганча Универсиада вакытына иминлекне тәэмин итү өчен Казанга күрше төбәкләрдән меңнәрчә полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Күбесенең хәләл ризыкка өстенлек бирүе күзгә ташланды. Полиция хезмәткәре Азия ризыкларыннан да баш тартмый: суши, төрле роллар ашап утыручылар күп иде.

XS
SM
MD
LG