Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

Удмуртиянең өч йөз елдан артык тарихы булган Кистем авылында 30 июнь көнне халык көче белән төзелгән яңа мәчет ачылачак.

1678 елда Кистемгә Мөхәммәткыл Касыймов килеп урнаша. Бүген Кистемдә меңгә якын кеше яши. Аларның күпчелеге Мөхәммәткыл Касыймов нәселе варислары. Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты бар. Кистем авылының матур бизәге – 100 еллык тарихы булган мәчет тора. Сигез кырлы итеп агачтан салынган мәчет ул. Аны 1905 елда авыл бае Госман хәзрәт төзеткән. Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касыймов аның нәселенең дәвамчысы.

Илмир хәзрәт Касыймов бу мәчетнең төзелү тарихын да искә төшерде. 1905 елда Госман Касыймов хаҗдан кайтканда Кистемдә янгын булуын ишетә. Әгәр дә мөлкәтем сакланып калса, мәчет салам дип нәзер әйтә. Дөрестән дә, аның йортына янгын килеп җиткәч, җил чыгып, ут икенче якка борыла. Госман хәзрәт сүзендә тора – авылда матур, сигез кырлы мәчет салдыра.

Кистемдә элек өч мәчет булуы да билгеле. Авылда XX гасыр башында ике меңнән артык кеше яшәгән. Һәр мәхәллә үзенең иман йортында гыйбадәт кылган. Еллар узып, агач мәчет таушала башлаган: манара бүген үк бик начар хәлдә. Гыйбадәт йортын төзекләндерү өчен күп чыгымнар таләп ителүен исәпләп, авыл халкы яңа мәчет салырга дигән карарга килә. Моның өчен башка һәр гаиләдән берәр мең сум акча җыярга килешәләр. Бу елларда Кистем авылында яшәүчеләр генә төзелешкә ике миллион сум акча кертә. 2010 елда беренче нигез ташын салалар.

Иске мәчет янында яңасы төзелде

Иске мәчет янында яңасы төзелде

Иман йорты төзелешен башлап йөрүче авыл мәчете имамы Илмир хәзрәт Касыймов булса, район башлыгы Ришат Мухгалимов беренчеләрдән булып ярдәм кулын суза. Дәүләт шурасы, хакимияттән акча юллаучы ул була.

Күп кенә иганәчеләр дә табыла. “Бик авыр вакытларда нәкъ алар төзелешне дәвам итәргә көтелмәгәндә яисә акча бирде, яисә төзелеш материаллары белән булышты”, диде Илмир хәзрәт.

Әмма төзелешкә акчалата ярдәм итүчеләрнең күпчелеге Кистем авылы халкы булды. Кул көче белән дә башкаручылар – Кистем авылында яшәүчеләр. Хәтта кунакка гына кайтучылар да өмәләрдә катнашты. Авылдашларыбыз хәбәр ителүгә өмәгә җыелды. 30-40ар кеше килде”, дип искә алды хәзрәт.

Мәчет төзелешен халык төзелеше дип әйтсәк бер дә арттыру булмас.

Илмир хәзрәтнең ярдәмчеләре Әнвәр һәм Альфред Касыймовлар. Әнвәр ага кулыннан мәчет төзелешенә килгән акчалар тупланып, тиененә кадәр язылып барылса, Альфред ага турында хәзрәт: “Аңа ышанычым бик зур. Ул бар нәрсәне дә хәтерендә тота”, диде. Альфред ага белән Илмир хәзрәт мәчет эчендә башкарыласы эшләрне кабат тикшереп чыктылар. Биредә инде төзелеш эшләре тәмам. Иман йортын чистартып, юып чыгарасы гына калган.

Илмир хәзрәт, сөенеп, картлар һәм хатын-кызлар бүлмәләрен күрсәтте. Хатын-кызлар ягында китаплар куяр өчен киштәләр эшләнгән, шулай ук бу бүлмәдә дин сабагын укыту да күздә тотыла. Имамның эш бүлмәсе дә бүленеп куелган.

Кистемлеләр михрабны үзләре эшләгән

Кистемлеләр михрабны үзләре эшләгән

Гыйбадәт кылу, сабак укыту өчен мәчеттә барлык шартлар да булачак. Бинаны газ белән җылыту җайланмасы куелган. Идән дә җылытылган. Биредә быелгы кыш айларында картлар намаз укыган, балалар дин дәресләренә дә йөргән инде. Хәзер дә бала-чагалар, бик кызыксынып, яңа мәчеткә кереп йөри. Димәк, киләчәктә мәчет буш тормас. Кыш айларында укучылар мәчеткә экскурсиягә килгән. Аларда мөселманнарның гыйбадәт йорты кызыксыну тудырган. Татар гаиләләреннән балалар киләчәктә ислам дине нигезләрен өйрәнергә дәресләргә дә бирегә килер дип ышана имам.

Кистем авылында яшь гаиләләр яңа йортлар төзи. Башка районнардан килеп урнашалар икән. Димәк, кеше саны да кимемәс, хәзер авылда 800дән артык кеше исәпләнә, балалар туар.

Иман йорты ачылуга санаулы көннәр калып бара. Тантана 30 июньгә билгеләнгән. Мәчет тирәсен инде яңа койма белән тотып алганнар, капкаларын ясатырга да акча тупланган. Мәчет алдында тәртип урнаштыруны да авыл картлары үз өстенә алган. Төзелештән калган такталарны урнаштыру, мәчеткә узу өчен тактадан юл салу - боларны кабаланмыйча өлкән буын вәкилләре башкарды.

Яңа йортлар төзелә

Яңа йортлар төзелә

Кистем авылыннан дин кардәшебез Габдулла ага Касыймов: “Барлык эшләрдә катнашырга тырыштык. Булдыра алмаганны яллатып эшләттек. Иске мәчетне төзекләндерергә дип хыялланган идек. Барып чыкмады. Яңа мәчет салдык. Намазга киләбез. Безнең арттан яшьләр дә тартылыр дип ышанабыз”, диде.

Кистемнән өч чакрымда Балезино поселогында әлегә иман йорты юк. Шуңа да аннан дин кардәшләребез Кистем авыл мәчетенә намазларга йөри, дин сабагын да биредә ала. “Моның өчен шартлар бар – ярты сәгать саен автобус йөреп тора. Мин үзем пенсиягә чыккач, өч яшьтәшем белән бирегә йөри башладык. Динне күтәрергә кирәк. Шуңа да бик теләп яңа мәчет төзелешендә дә актив катнаштык”, дип уртаклашты Балезино поселогында яшәүче Казбек ага Касыймов.

Иске мәчетне дә тарихи бина буларак саклап калуны хуп күрә авыл халкы. Бу мәчетне сүтү турында сүз булгач, авыл халкы фикерен җиткерүче бер ханымны искә алды хәзрәт.

“Иске мәчетне сүтсәк, һава җиргә авып төшәр. Авылның яме бетәр. Мәчетебез - Кистемнең йөзе”, дип сөйләде Илмир хәзрәт Касыймов.

100 елдан артык тарихы булган агач мәчет янында яңа - таштан салынган иман йорты әзер.

Илмир хәзрәт Касыймов төзелештә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтле.

XS
SM
MD
LG