Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2010 елгы корылык кабатлана


Җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәгән.
Җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәгән.

Татарстанның 12 районында корылык күзәтелә. Белгечләр әйтүенчә, җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәгән.

Гидрометеорология хезмәте Татарстанның 12 районында рәсми рәвештә корылыкны раслады. Балык Бистәсе, Әлки, Кама Тамагы, Апас, Буа, Тәтеш, Кукмара һәм Балтачта туфрактагы дымның күләме критик ноктага җиткән.

Яңгырлар бу якларда апрель аеннан бирле юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган шимбә хөкүмәт утырышында белдергәнчә, корылык расланган районнарда бүген инде гадәттән тыш хәл игълан итү турында сүз бара.

12 район – бу әле чик түгел, ди министр. Алдагы көннәрдә вазгыять үзгәрешсез калса, корылыктан зыян күрүчеләр исемлегенә тагын 10 район өстәләчәк. Бу Арча һәм Лаеш зонасы.

Корылыктан килгән югалтуларны кем каплар? 2010 елда республикага федераль бюджеттан саллы ярдәм бирелсә, быел ул юк. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов корылыктан килгән зыян быел дәүләт тарафыннан компенсацияләнмәячәк ди. Моңа өстәп аграрийларның күпчелеге чәчүлекләрне дә иминиятләштермәгән. Димәк иминият акчасына да өметләнәсе юк.

Хөкүмәт утырышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәл игълан итү ихтималын кабатлады. “Могҗизага өметләнеп утырасы юк, бүгенге авыр хәлне ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Төшенкелеккә бирелмәгез. Кирәк икән гадәттән тыш хәл игълан итү мөмкинлеген дә карарга кирәк” диде ул.

Теләче районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов Азатлыкка әйтүенчә, җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәгән.

“Җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәде. 25 апрельдән бирле районда 32 мм яңгыр яуды. Башка елларда бу вакытка 80 мм була иде. Әле ул 32 мм да урыны белән генә. Кайдадыр анысы да юк. Туфрактагы ярыклар соңгы ун көндә кояш кыздыра башлагач тагы да тирәнәйде. Аста дым юк. Көзге арыш бүген серкә очыра. Тагын 40 көннән соң урак башланачак. Ә яңгыр игеннәргә иң кирәк вакытта юк” диде ул.
Татарстанда корылык
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Заһидуллин сүзләренчә, Апас районында хәлләр тагы да яманрак.

“Теләчедә 32 мм яңгыр төшсә, Апаста шуның яртысы гына. Районда аеруча язгы культураларга зыян зур килде. Алдагы берничә көндә яңгыр яуса 10- 15 центнер уңышка өметләнәбез. Ә яумаса 5-6 центнер гына” диде ул.

Буа районын корылык икегә бүлгән. Сембер ягындагы хуҗалыкларга яңгыр аз-маз эләккән, Чуашстанга таба явым-төшемнәр апрель аеннан бирле юк.

Метеорологлар якын арада гына яңгырлар вәгъдә итми. Татарстан, циклоннарны үткәрмәүче, югары атмосфера басымы зонасында кала бирә.
XS
SM
MD
LG