Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Сембердә "Газета.ru" тыелды


Сембер район мәхкәмәсе өлкәне интернет белән тәэмин итүче ширкәткә "Газета.ru" сайтына керүне туктатырга кушты. Сәхифә "ришвәтчелекне пропагандалау һәм хакимиятнең абруен төшерүдә" гаепләнә.

Сәхифә авторлары бу хакта укучыларыннан гына белгән, мәхкәмә карары журналистларга хәбәр ителмәгән.

Мәхкәмә карары 23 май чыккан. Апрель аенда прокуратура интернет сәхифәләрен тикшергән. Нәтиҗәдә 15 сайтта ришвәт бирү турында мәгълүмат табылган. Мәхкәмә документларында сәхифәнең нинди мәкаләләр һәм төгәл нинди мәгълүмат өчен ябылганы турында әйтелми.

"Эчтәлеге билгесез була торып мәхкәмә шундый карарны ничек кабул итә ала, аңламыйм. Бу карар Европа конвенциясен, Русия конституциясе, мәгълүмат чаралары турында һәм тагын берничә канунны боза", диде "Агора" төбәкара хокук яклау үзәге белгече Дамир Гайнетдинов.

"Газета.ru" мәхкәмә карарын югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG