Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү милли телевидениене буарга кереште"


Татарстанда телерадио тапшырулар үзәге директоры Владимир Якимов икенче мультиплексны тәкъдим итә
Татарстанда телерадио тапшырулар үзәге директоры Владимир Якимов икенче мультиплексны тәкъдим итә

Русиядәге икенче мультиплекс беренче булып Татарстанда эшли башлады. “Татарстан-Яңа гасыр” тапшырулары бушка күрсәтелүче цифрлы телевидениегә кертелми.

25 июньдә Казандагы телерадио тапшырулар үзәгендә икенче мультиплексны тәкъдим итү чарасы үтте. Сишәмбедән Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда иң беренче булып икенче мультиплекска кергән тапшыруларны да цифрлы каналда бушка карый алачак. Тапшыргычның сигналлары 50-60 чакрымга җитә. Алга таба республикада башка тапшыргычлар да урнаштырылачак.

Икенче мультиплекска “РЕН ТВ”, “СТС”, “Домашний”, “Спорт”, “НТВ-Плюс Спорт плюс”, “Звезда”, “Мир”, “ТНТ”, “Муз-ТВ” – барлыгы тугыз канал кергән. Бу пакетта әлегә бер каналга урын бар, аны бәйге нәтиҗәсендә сайлап алачаклар.

Узган ел март аенда Татарстанда беренче мультиплекска кергән цифрлы каналлар күрсәтелә башлаган иде инде. Аңа “Беренче канал”, "Россия-1", "Россия-2", НТВ, "Бишенче канал", "Россия-К", "Россия-24", "Карусель", "Русия җәмәгатьчелек телевидениесе" (ОРТ), "ТВ Центр" керде.

Бүген республикада яшәүчеләрнең яртысында әлеге цифрлы каналларны тоту җайланмалары бар дип белдерелә. Русия телевидение һәм радио челтәре директоры Андрей Романченко ел ахырына Татарстан халкының 70 процентлабы әлеге ике мультиплекска кергән 19 каналны тота алачагын әйтә. Цифрлаштыру 2015 елда төгәлләнер дип көтелә.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
2013 елның 20 апрелендә Русия президенты Владимир Путин үзенең фәрманына үзгәрешләр кертте һәм ил күләмендә өченче мультиплекс булдырылачагы игълан ителде. Бу өченче пакетка Русия дәүләт телерадио компаниясе (ВГТРК) каршында эшләүче субъектлардагы ширкәтләрнең каналлары, мисал өчен, Татарстанга килгәндә ГТРК “Татарстан” тапшыруларыннан торган махсус канал, керәчәге дә билгеле булды.

Шулай итеп, киләчәктә Татарстанда яшәүчеләр гадәти антенналар аша “Татарстан – Яңа гасыр” тапшыруларын карый алмаячак. Татарча тапшыруларны карарга теләүчеләргә иярчен тәлинкәсе алырга, йә булмаса ТНВ кабельле телевидениеләр тәкъдим итә торган тапшырулар исемлегендә булса, аларга тоташырга туры киләчәк.

Килеп туган хәл “Яңа гасыр” җитәкчелеген дә борчуга салды. Әлеге канал җитәкчесе Илшат Әминов фикеренчә, дүртенче хосусый мультиплекс булдыру кирәк. “Дәүләттән акча кирәкми, һәр төбәктә бу эшкә алынырдайлар бар”, ди Әминов. Бу үтенеч Путинга да җибәрелгән, дәүләт думасы утырышында һәм башка чаралар вакытында түрәләргә сораулар да бирелгән. Әмма җавап күренми.

"Безнең гәҗит"нең нәшире Илфат Фәйзрахманов Мәскәүнең бу өч мультиплекска милли каналларны кертмәвен милли эфирны авызлыклау, татар теленә һөҗүмнең чираттагы адымы буларак бәяли. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә күпләрне борчый.

"Моның төбендә Мәскәү сәясәте ята. Тегеләй итеп карый, болай итеп карый, әмма ни генә булмасын шулкадәр хәйләкәр мәкерле рәвештә эш итә. Бу милли телевидение, милли эфирны авызлыклау һәм буу булып тора. ГТРК “Татарстан”ны гына өченче мультиплекска кертү милли ихтыяҗларыбызны чикли торган адым булачак. Мин моны ни өчен әйтәм, чөнки ГТРКның "Татарстан" бүлегендә татарча тапшырулар бик аз. Мәскәү тапшырулары барганда аның эченә генә кушылып алалар. Анда татарча яңалыклар да юк. Мәскәү биргән билгеле бер вакыт кысалаларында гына милли мәнфәгатьне канәгатьләндерә алырбыз микән? Минем белүемчә, Мәскәү татарча тапшыруларның эфирга чыгу вакытын да гел алыштырып тора", ди Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, төбәкләргә бирелә торган вакытны үзгәртеп тору халык яраткан тапшыруларын таба алмасын һәм аннан бизсен өчен махсус эшләнә.

Фирдүс Гыймалтдинов
Фирдүс Гыймалтдинов
Бүген ГТРК "Татарстан"ның татарча тапшырулары халык өчен иң җайсыз вакытта эфирга чыга. Күпләр эштә, укучылар мәктәптә, студентлар югары уку йортында булганда иртәнге 9дан 10га кадәр сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә генә күрсәтелә. Татарча тапшырулар 30%ны тәшкил итә.

ГТРК “Татарстан” җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов өченче мультиплекска кергән Татарстан төбәге тапшырулары тәүлек әйләнәсендә эфирга чыгар дип өметләнә. Күпме өлеше татарча булачагын әйтә алмады.

Шулай ук тапшыруларның нинди темаларга багышланачагы, милли тормыш яктыртылу-яктыртылмавы да, гомумән, бу өченче мультиплексның кайчан эшләп китәчәге дә әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG