Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:38

"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Айрат Шакиров 5 тәүлеккә ябылды


Узган төндә Казанның Төньяк вокзалы янында "Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Айрат Шакиров һәм Арыслан Сәлимҗанов тоткарланган. Полиция Сәлимҗановның машинасына шартлаткыч куелудан шикләнгән. Соңыннан тикшерелгәч машинада берни дә табылмаган, машинаны алып киткәннәр.

Мөселманнарның тоткарлануы туганнарына хәбәр ителмәгән. Иртән тентү белән килгән полицияне Шакировның хатыны Регина өйгә кертмәгән, аны соңыннан полиция бүлегенә "сөйләшүгә" чакырганнар. Болар хакында Айрат Шакировның танышлары хәбәр итте.

Мәскәү районы мәхкәмәсе тоткарланган ике кешене биш тәүлеккә ябу турында хөкем карары чыгарды. Алар тоткарланган вакытта полициягә буйсынмауда гаепләнә.

XS
SM
MD
LG