Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Кырымтатар университеты 20 еллыгын бәйрәм итте


Милли киемнәрдә студентлар кунакларны каршы ала

Милли киемнәрдә студентлар кунакларны каршы ала

21 июньдә Кырым инженер-педагогия университеты үзенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итте. Халык арасында бу университетны татар университеты дип йөртәләр.

Кырым инженер-педагогия университетында укыган алты мең студентның 60 проценты кырымтатар егет-кызлары, 500 укытучы, галимнәрнең дә күпчелеге кырымтатар укытучылары.

Университетны ачу вазифасын узган гасырның 90нчы елларда үз өстенә алган профессор Фәүзи Якубов аны 1993 елда ачып җибәрде һәм аның ректоры булды. Ул елларда урыны да булмаган университетның бүген Акмәчет үзәгендә зур бинасы бар. Бу бина Украина саклану министрлыгы карамагында булган. Элекке хәрби училище корпусларын Фәүзи Якубов министр белән күрешеп Киевта хәл иткән, ләкин училищеның башка корпуслары университетка бирелмәде.

Шулай итеп, ул елларда Кырымга массакүләм рәвештә кайта башлаган кырымтатарлар фән өлкәсендә, галимнәрне эш белән тәэмин итү, кырымтатар укучыларына югары белем алу өчен мөһим адым ясалган иде.

21 июньдә узган тантаналар университетта иртән сәгать 11дә башланды. Ректор, Украина каһарманы Фәүзи Якубов кунакларны аерым кабул итте. Монда Кырымның кырымтатар зыялылары, журналистлар, язучылар, артистлар, башка университетларның вәкилләре, банк һәм ширкәт вәкилләре университетны һәм ректорны 20 еллык юбилей белән тәбрик иттеләр. Акмәчетнең үзәк мәйданында һәрбер кафедра үзен тәкъдим итте. Сәгать 16да украин театрында Кырым хөкүмәте, Югары Радасы, президент вәкиле, Мәҗлес университетны бәйрәм белән котлап чыгышлар ясадылар, бер төркем укытучыларга Кырымның мактаулы исемнәре бирелде.

Мәрзия Хәлитованың юбилей өчен махсус язылган “Яшьлек” симфониясенең премьерасы булды. Кич мәйданда университет коллективлары зур концерт бирде.
“Яшьлек” симфониясен башкару

“Яшьлек” симфониясен башкару


Бүген университетта 26 һөнәр буенча 6 мең студент белем ала, ел саен 2 мең студент университетны тәмамлый, меңгә якын гыйльми мәкалә бастырыла, 25-30 патент теркәлә, 15-20 укытучы кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый. Монда музыка, милли кием һәм дизайн, кырымтатар теле һәм әдәбияты, рәссам, психология, башлангыч мәктәпләргә укытучылар, инженер һөнәрләр буенча белгечләр әзерләнә.

Университетны тәмамлаган студентлар Кырымның бөтен төбәкләрендә төрле урыннарда эшли.

Ректор Фәүзи Якубов “университеты булмаган халыкның киләчәге юк” ди. Ул Азатлык радиосына шуларны сөйләде:

– Университетны ачканда мин халкыбызның мәдәни, гыйльми юнәлешләрен, аның менталитетын җанландыру, бу максатка хезмәт итәчәк кадрларны әзерләү максатын куйган идем. Аның өчен инженер һөнәрләр белән бергә без гуманитар кафедраларны да ачтык.

– Соңгы вакытта бу кафедралар нигә кирәк дигән сүзләр дә янгырый башлады, имеш, мондый кафедралар башка университетларда бар, аларны анда бирик диләр?

– Әгәр бу мәсьәләне кырымтатар сәясәтчеләре күтәрсә, алар миңа килсен. Мин аларны урынына утыртырмын. Әгәр моны рәсми хакимият күтәрсә, сүзем шул: кушылырга теләгәннәр безгә килеп кушылсын, безнең әлеге кафедралар аларныкыннан алдарак ачылды.

– Дөньяда күп университет бар. Хәзер яшьләр төрле илләргә барып укый ала. Кырымтатар яшьләрен Кырымда калдырып укыту өчен университетның мөмкинлекләре җитәрлекме?

Ректор Фәүзи Якубов

Ректор Фәүзи Якубов

– Әгәр без халык булып сакланып калырга теләсәк, яшьләрне сакларга тиешбез. Инде бүген яшьләр кулыбыздан китеп баралар һәм без моңа юл бирәбез. Мәсәлән, соңгы еллар дәвамында програм буенча 500 кырымтатар яше Төркиягә укырга җибәрелде. Алардан ничәсе Кырымга кайтты? Ничәсе кайтканын белмим. Әлбәттә бүген Сорбонна, Кембридж яки Киев университетларында уку шәрәфлерәктер, ләкин анда укыган яшьләрне Кырымга ничек итеп кайтарырбыз? Мондый механизм юк. Аның өчен милләтне саклап калу мәсьәләсе хакында сөйлибез икән, без дөнья дәрәҗәсендә университетны барлыкка китерергә тиешбез. Менә моны без уйларга тиешбез. Хәзерге көндә кырымтатарларны урнаштыру буенча програмга аерылган акчаларның 50 проценты интеллектуаль, мәдәни юнәлешкә, киләчәктә 90 проценты аерылырга тиеш.

– Университетниң иң зур проблемы нәрсәдә?

– Без инде бу бинага сыймыйбыз, спортзалыбыз, ашханәбез, тулай торагыбыз юк. Аның өчен без Акмәчеттә җир алдык һәм анда Полиэтник үзәк төзергә телибез. Украина бу мәсьәләдә безгә ярдәм итә алмады. Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган безгә ярдәм итәргә вәгъдә итте. Без ышанабыз, бу үзәк төзелсә, ул зур булачак, анда берничә зал, читтән килеп укытачак галимнәр өчен биш затлы кунакханә булачак.

Кунаклар арасында Украинаның элеккке президенты Леонид Кучма

Кунаклар арасында Украинаның элеккке президенты Леонид Кучма

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG