Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һәр галим өчен көрәшергә кирәк"


Галимнәрне кыскартуга каршы пикет
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

Галимнәрне кыскартуга каршы пикет

25 июньдә Казанда Татарстан фәннәр академиясендә барган кыскартуларга каршы пикет үтте. Пикетта катнашучылар Татарстан президентын бу мәсьәләдә арбитр булырга чакырды.

Татарстан фәннәр академиясе алдында узган пикетта "Тарих институтын 65%ка кыскартуга каршы", "ТФА президенты Мазһаров! Тарих фәне табыш китерми, ләкин тарихын белмәгән халык сарык көтүенә әйләнә", "Прекратить геноцид татарских историков", "Президент Миңнеханов, татар тарих фәнен җимерүне туктатыгыз", "Татарстан, 2013 год = 1937 год", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Чараны оештыручы татар иҗтимагый үзәгенең вәкиле Рәүф Ибраһимов журналистларга тарих институты калырга тиеш, дигән таләпләрен җиткерде.

"Тарих институты юридик зат буларак сакланып калырга тиеш. Аның банк хисабы да үз кулында булырга тиеш. Тарих институты Татарстан фәннәр академиясенең бүлекчәсе рәвешендә булмаска тиеш. Бүлекчә булса ул бер мескен кебек акчасыз тилмерәчәк. Безгә андый институт кирәкми. Без бүген монда тарих институтын яклап чыктык һәм әле тагын чыгачакбыз. Татарстан президенты бу мәсьәләгә игътибар итсен иде", дип белдерде ул.

ТИҮ үткәргән башка пикетлардан аермалы буларак бүгенге пикетка "Татарстан-Яңа Гасыр", "Эфир" телеканаллары һәм төрле газет-журнал каләм ияләре дә бик теләп килгән иде.

Журналистларның сорауларына җавап биргән тарихчы-галим Дамир Исхаков хәзерге вакытта Татарстан фәннәр академиясе җитәкчелеге төрлечә маневрлар ясарга тырыша дип белдерде.

"Әмма күпме кыскарту кирәк икәнен беркем дә турыдан гына әйтми. Мазһаров әфәнде Азатлык уздырган соңгы сөйләшүдә саннар да китергән иде. Ул кыскартулар 25-30% булачак дип әйтте. Әлеге кыскартуларда иң зур авырлык тарих институтына төште, чөнки бездән 31 кешелек археологлар бүленеп чыкты. Шуның өстенә әле тагын 25-30% кыскартырга кирәк диләр. Боларның икесен бергә алсак шул 60% килеп чыга да инде. Димәк чынлыкта Навратилның саннары кулланыла булып чыга", диде ул.

Дамир Исхаков фикеренчә, фән өлкәсендә кыскартулар белән шөгыльләнү - зур хата.

"Галимнәрне кыскартканнан соң аларны яңадан табып булмый. Тарих институтында эшләүче һәрбер хезмәткәр уникаль, үз өлкәсендә бердәнбер белгеч. Без хәзер аларны кыскарта башласак аннан соң ул белгечне кайдан табарбыз? Хәзер кыскарту турында түгел, ә ничек итеп фәннәрне үстерү турында уйларга кирәк", ди галим.

Исхаков 3 июльне Татарстан фәне өчен борчылып көтүен әйтте.

"Бу көнне җыелышып һуманитар фәнгә тискәре нәтиҗә чыгаруларыннан шөбһәләнәм. Әгәр дә шулай була икән Татарстанда һуманитар фәннәр үсеше тукталачак. Әле бит татар тарихы язып бетерелмәгән. Алга таба ничек эшләргә уйлыйлардыр. Бәлки Татарстан фәннәр академиясе президиумы әгъзалары ул тарих китабын үзләре яза торгандыр? Без калмасак шулай булырга мөмкин дә. Минемчә җәмәгатьчелек бу турыда ныклап фикер алышырга тиеш. Бу вазгыятьтә галимнәрне болай гына бирергә ярамый. Һәрбер кеше өчен көрәшергә кирәк", дип белдерде ул.

Дамир Исхаков күптән түгел үз исеменнән Татарстан президентына язган мөрәҗәгатьне бөтен галимнәр исеменнән язылган дип карарга кирәк дип саный.

"Дөресен генә әйткәндә галимнәр бу мөрәҗәгатькә имза куярга куркалар. Кыскартуга эләгермен дип уйлыйлар. Шуңа күрә имзалар юк. Әмма институтларны йөреп чыгабыз икән галимнәрнең минем фикердә торулары билгеле. Минемчә, бу мәсьәләгә Татарстан президенты арбитр булырга тиеш. Чөнки монда Татарстан фәннәр академиясе җитәкчелегеннән тыш, әле Татарстан җитәкчелеге дә бар. Алар академиядә эш юнәлеше дөрес барамы, юкмы икән дип карарга тиешләр. Мин Татарстан җитәкчелегенең Татарстан фәннәр академиясе җитәкчелеген берникадәр акылга китерәчәгенә ышанам", дип белдерде галим.

Пикет барышында Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәрләре дә чыгып пикеттагы шигарләрне укып китте. Әмма алардан бу вазгыятькә карата комментар алып булмады. Кайберсе минем тарих институты белән бәйләнешем юк дип белдерсә, икенче берәүләре академия президенты Азатлыкка тиешле җавапны бирде бит инде, дигән җавап белән чикләнде.
XS
SM
MD
LG