Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү янә бер елдан каралачак


Болгар тарихи-археология комплексын ЮНЕСКОның мәдәни мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсе кирәкле эшләр башкарылып беткәч оешманың 2014 елда Катарда үтәчәк җыенында каралачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы.

16-27 июнь көннәрендә ЮНЕСКОның Комбоджада узган еллык утырышында Татарстан вәкилчелеге дә катнашты. Әлеге җыенда ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлегенә Иран, Таҗикстан, Германия, Төньяк Корея, Польша, Кырымдагы биш табигый һәм 14 мәдәни ядкәр өстәде. Алар арасында Болгар һәм Зөя юк.

Якын арада Болгар һәм Зөянең мәдәни ядкәрләр исемлегенә кертү өчен җитешмәгән документларны әзерләп бетерер өчен халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар шурасы утырышы булачак.

XS
SM
MD
LG