Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада ачылышын дөньяның 105 илендә карап булачак


"Евроспорт", "Русия 2" һәм "Яңа Гасыр" телевидение каналларында 6 июльдән башлап Универсиада тәмамланганчы спорт уеннары турында тапшырулар барачак. Аларны 105 илдә карап булачак, дип хәбәр итә Универсиада идарәсе.

Тапшыруларның "моңарчы булмаган" яхшы сыйфаты вәгъдә ителә.

"Евроспорт" каналында Универсиада турында 80 сәгатьлек тапшырулар каралган. Уеннарда 27 спорт төреннән ярышлар булачак.

ВГТРК ширкәте тулысынча үз тапшыруларын Универсиадага багышлаячак.

Тапшырулар Kazan-Arena футбол стадионында махсус булдырылган медиа үзәктән алып барылачак. Универсиада Казанда 6 июль ачыла.

Бүген Универсиада уты Чаллыга килде.
XS
SM
MD
LG