Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Ходорковскийга 50 яшь


Июньнең 26сы "ЮКОС эше" башлану көне дип санала. 2003 елда бу көнне Русия баш прокуратурасы нефть ширкәтенең эчке икътисади иминлек бүлеге башлыгы Алексей Пичугинга гаепләү белдергән. Шулай ук ширкәт башлыгы Михаил Ходорковскийга бүген 50 яшь тулды. Гомеренең биштән бер өлешен диярлек ул төрмәдә уздырды.

Белгечләр "ЮКОС эшенең" Русиядә сәяси, икътисади һәм социаль тормышына тәэсире зур булды, дип саный.

Котлаулар кабул иткән Ходорковский матбугат үзәгенең интернеттагы сәхифәсе хакер һөҗүменә дучар булган, дип хәбәр ителә. Котлаулар җибәргән дуслары, туганнары, сәясәтчеләр, язучылар, мәдәният кешеләре һәм гади халык барысы да Ходорковскийга "иреккә чыгарга" дип тели.

Бүгенге көндә ул Карелиянең Сегежа шәһәре төрмәсендә утыра. Адвокаты Вадим Клювгант сүзләренә караганда, туган көнгә Ходорковскийга бернинди дә ташлама ясалмаган. Бүген Ходорковский әнисе белән очрашкан.

Русиянең берничә шәһәрендә Ходорковскийны яклау җыеннары үтә. "Левада" үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, өч кешенең берсе икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче Ходорковскийны вакытыннан алда чыгару яклы.
XS
SM
MD
LG