Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: "Саклаучы" сыны барыбер куелачак"


"Саклаучы" сыны барыбер куелачак"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

"Саклаучы" сыны барыбер куелачак"

26 июньдә Казан кирмәнендә журналистлар белән очрашкан Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев "Саклаучы" сынының барыбер куелачагын белдерде.

Тарихи Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКО исемлегенә кертү мөрәҗәгатенә кагылышлы җыелышта Миңтимер Шәймиев "Саклаучы" сынына бәйле сорауга да җавап бирде.

"Мин беркайчан да бу сәнгать әсәреннән ваз кичмәдем һәм ваз кичмәячәкмен дә. Бу сын ошамаслык түгел. Канатлы барс Татарстан гербында да урын алган. Кемдер моны аңлый алмый икән, белмим инде. "Саклаучы" сынына кагылышлы бәхәснең иң кызыклы ягы шунда - бу сынга каршы чыгучылар хәзер инде сынның үзен түгел, ә аның канатларының дөрес булмавы турында сөйләшә башладылар. Мин шул вакытта үз-үземә: максатка ирешелгән икән дип уйлап куйдым", диде ул.

Бу җаваптан әллә ни кәнәгать калмаган каләм иясе тагын бер кат "шулай да "Саклаучы" сыны Болгарда пәйда булачакмы һәм без аны кайчан күрә алачакбыз?", дип соравын кабатлады.

Әлеге сорау кабатлангач бер мәл көлемсерәп куйган Миңтимер Шәймиев, "мин пәйда булачак дип әйттем бит инде һәм без аны күрәчәкбез. Бу сын һичшиксез Татарстан территориясендә куелачак. Ул бит безнең символыбыз", дип теманы түгәрәкләде.
XS
SM
MD
LG