Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар Ташбаевка гомерлек төрмә сорый


Чаллылар Ташбаевка гомерлек төрмә сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00

Чаллылар Ташбаевка гомерлек төрмә сорый

25 июньдә бер төркем Чаллы активисты Татарстан Югары мәхкәмәсе алдында пикет уздырды. Алар сигез яшьлек Василиса Галицынаны үтерүдә гаепләнүче Фәррух Ташбаевны гомерлеккә төрмәгә утыртуны сорый.

Пикетны оештыручылар - шушы елның февралендә Чаллыда югалган һәм үле килеш табылган сигез яшьлек Василиса Галицынаны эзләүдә катнашкан волонтерлар.

Пикетка чыгар өчен алар махсус Чаллыдан килеп, Казан янындагы Аккош күле буенда чатырларда кунган. Мәхкәмәдән Василиcа Галицынаны урлау, көчләү һәм үтерүдә гаепләнүче Фәррух Ташбаевны гомерлеккә төрмәгә утыртуны сорыйлар.

Чаллы кызын эзләүләреннән соң Татарстанда эзләүче волонтерлар хәрәкәте шактый активлашты, ди алар. Галицынаны эзләүдә якынча дүрт мең кеше катнашкан иде. Эзләүләр биш көнгә сузылды.

"Халык бу эш турында, Фәррух Ташбаевның нинди җинаять кылганы турында яхшы белергә тиеш. Гомерлеккә төрмәгә утырту, башка дөрес карар юк сыман", ди волонтер Фәнзил Муллагилдин.

Чаллы волонтерлары Ташбаевны хөкем итү утырышлары булган һәр көнне пикетка чыгарга ниятлиләр. Моннан тыш хәзер чын такым буларак формалашкан активистлар башка югалган кешеләрне эзләү белән дә шөгыльләнә.
XS
SM
MD
LG