Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Күрәзәче Рамил Гарифуллинга гаебе расланса 10 ел төрмә яный


Татарстанда билгеле күрәзәче Рамил Гарифуллин эше Чаллы мәхкәмәсенә тапшырылды. 52 яшьлек Гарифуллин ялган юл белән кешенең ышанычына кереп зур күләмдә акчасын урлауда гаепләнә. "Гарифуллин дәвасы булмаган чирләрне дәваларга алынуы өчен" гаепләнә, диелгән прокуратура белдерүендә.


2004-2005 елларда Гарифуллин яман шештән дәваларга алынган ике хатын-кыз үлә. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, ул үзенең "медицина белеме һәм үзен мактаган дипломнарга ия булуы турында" ялган мәгълүмат бирә, үзен оста психотерапевт итеп күрсәтә.

2004 елда ул күкрәктә яман шешне дәвалыйм, дип бер хатын-кыздан 151 мең сум ала. 2005 елда ашказанындагы яман шеш белән авырган кызын дәвалар өчен аның әнисеннән 150 мең сум ала. Ике очракта да табиблар дәвалау мөмкин түгел, дип белдергән булган. Шул ук елларда ул төрле хәйрия оешмаларыннан 1.4 млн сум алган, дип яза Коммерсант. Барлыгы Гарифуллин ялган юл белән 1.8 млн сум үзләштерүдә гаепләнә.

Гаебе расланса аңа 10 елга кадәр төрмә яный. Гарифуллин үзе бу гаепләүне кире кага. Бүгенге көндә ул үз өендә сак астында тотыла.

XS
SM
MD
LG