Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Читтәге татарларда имамнарга ихтыяҗ зуррак”


Рафик Мөхәммәтшин
Рафик Мөхәммәтшин

Русия ислам университетын быел йөзләп шәкерт тәмамлады. Университет ректоры Рафик Мөхәммәтшин Азатлык хәбәрчесе белән әңгәмәдә дини белем алганнарның эш табу мәсьәләләре турында сөйләде.

Рафик хәзрәт, сезнең уку йортын тәмамлаучылар быел күп булдымы, алар кайларга эшкә китә, читтәге төбәкләргә имам булып баручылар бармы?

– Безнең уку йортын быел барлыгы 95 студент тәмамлады. Хәзер без өч юнәлештә белгечләр чыгарабыз: теология (динне фәнни яктан карау), лингвистика (телләр белән бәйле) һәм безнең төп максат – дин әһелләрен әзерләү. Бүгенге көндә менә Балтыйк буеннан имам сорадылар, бер студентны анда җибәрдек, Новосибирскида зур мәчет ачыла, анда имам сорыйлар, шунда бер студентны җибәрергә ниятлибез. Шуңа күрә дин әһелләре өчен эшкә урнаштыру проблемы юк. Әмма кайбер студентларыбыз татар телен бик камил белми, мондый проблем бар. Татар телен камил белмәгән студентларны эшкә урнаштыру шактый авыр. Имам буларак аларны Русиянең башка төбәкләренә дә алмыйлар.

Теология белгечлеге алган кызлар арасында зур проблем булмады, алар тәмамлагач магистратурада укыйлар, үзебезнең кафедраларда барысы да диярлек, теология укыган кызлар эшли, күп өлеше инде кияүгә чыга, алар инде гаилә белән шөгыльләнәләр. Шуңа күрә бүгенге көндә, күбесе эшсез утыра, дип әйтеп булмый. Егетләргә килгәндә, теологияне тәмамлаучыларның бер өлеше диния нәзарәтенә китте.

Аннан соң теология укыганнарны президент аппараты структурасына да эшкә алдылар. Татарстан прокуратурасында конфессияләр белән эшләүче бүлеккә белгеч кирәк. Анда бер студентыбызны җибәрәбез, күптән сорыйлар. Дәүләт структуралары да бүгенге көндә ислам проблематикасы белән кызыксына, шуңа күрә кадрларның квалификацияләре тиешле дәрәҗәдә булса, әлбәттә, эшкә урнашу проблемы юк.

Дөресен генә әйткәндә, чит төбәкләрдә имамнарга ихтыяҗ зуррак. Мөгаен, аңлашыладыр Татарстанда мәдрәсәләр дә бар, сигез мәдрәсә, алар да дин әһелләре әзерли, шуңа ихтыяҗ башка төбәкләрдә зуррак. Читтән күбрәк сорыйлар. Без кайда күбрәк сорыйлар, шунда җибәрергә тырышабыз. Ягъни төбәкләрдән укучылар да күп, кадрларга да ихтыяҗ зур.

Тәмамлаучылар арасында авылларга имам булып китүчеләр булдымы?

– Бездә тәмамлаучыларны эшкә сораганда без “нинди шартлар белән чакырасыз”, дип сорыйбыз,әлбәттә. Студентны әзерләп чыгаргач аның фатир, эш хакы мәсьәләсе дә мөһим. Бүгенге көндә тору урыны, эш хакы биргән төбәкләрне сайлап алу мөмкинлеге бар. Әмма Татарстандагы авылларга эшкә күп китәләр дип мактанырлык урын юк, әлбәттә. Студентларның теләкләреннән дә тормый ул, чөнки аларны кабул итеп, элементар шартлар булдыру мөмкинлекләре юк анда, тору урыны юк, эш хакы иң күбе 5-6 мең тәкъдим итәләр.

Шуңа күрә бүгенге көндә кадрларны социаль яктан яклау мәсьәләсе диния нәзарәтләрендә бөтенләй куелмаган әле. Аларның эш хакын да рәсми рәвештә пенсия фондына күчереп эшләү системы корылмаган. Дөрес, бүген күп кенә төбәкләрдә тору урынлы, эш хаклы урын тәкъдим итәләр. Әмма алар ел саен булмаячак, акрын-акрын гына авылларда урын калачак, шуңа күрә дә бүгенге көндә Русиянең мөселман өммәте кадрларны кирәкле дәрәҗәдә кабул итеп, аларга шарт тудырырлык дәрәҗәдә түгел. Шәһәр мәчетләре үзләрен үзе тәэмин итә, шуңа күрә шәһәр мәчетенә имам булып урнашсалар, алар эш хакы белән дә тәэмин ителә, мәҗлесләргә дә чакырылалар, сәдака да килә. Ә авылларда, районнарда мәчетләрнең мөмкинлекләре бик аз, сәдака да аз керә. Менә ул мәхәллә дигән төшенчә әле халык күңеленә барып җитмәгән.

Ислам диненә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрсә дә, сәдака, зәкәт бирү кебек нәрсәләр, кызганыч ки Русия, Татарстан мөселманнарында системга әверелмәгән. Шуңа күрә менә ул дини оешмаларны, мәчетләрне, мәдрәсәләрне финанс ягыннан тоту механизмы бүген эшләнмәгән. Дөрес, безнең статистика буенча студентларыбыз саны арта. Без 1998 елларда 30-40 студенттан башласак, 15 ел эчендә алар меңгә менде, моны бер уңыш дип тә күрсәтергә була, ләкин шул ук вакытта, сыйфат ягына килгәндә, күбесенчә, кем килә, шуны алабыз, сайлап алу мөмкинлеге зур түгел. Конкурс дигән әйбер булса да, ул читтән торып укучылар өчен.

Бүгенге көндә дини уку йортлары авторитеты зур, имам булып эшләргә ашкынып торалар, дип әйтү дөрес булмас иде. Мотивация, минем балам кая эшкә барыр, нинди эш хакы алып эшләр дигән әйбер ата-аналарны да, яшьләрнең үзләрен дә борчый. Менә ул вәзгыять бәлки туксанынчы еллар белән чагыштырганда да начаррактыр. Туксанынчы еллар ул милли күтәрелеш, дингә омтылыш чоры булды. Әмма ул дөрес әйбер – ата-ана баласы турында уйларга тиеш, бала да уйларга тиеш: бетергәч мин кем булам, гаиләмне тота алырмынмы, эш хакым булырмы, дип.

Укырга күбрәк кайсы төбәкләрдән киләләр, Урта Азиядән килүчеләр күпме ?

– Читтән торып укучылар Үзәк Русиянең 45 төбәгеннән, көндезге бүлектә 25 төбәгеннән килгәннәр. Татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдән дә укыйлар. Ерак Көнчыгыштан да, татарлар аз яшәгән төбәкләрдән дә киләләр. Үзәк Азиядән килүчеләр шактый. Аларның илләренең иктисади хәле начар булганга, ул төбәкләрдән килүчеләр күбрәк. Мәсәлән, Казакъстанда иктисади вәзгыять Русия дәрәҗәсендә булганга, аннан килүчеләр юк. Безгә Кыргызстан, Таҗикстаннан киләләр, аннан үзбәкләр дә күренә башлады. Әлбәттә, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләреннән килгән студентларны тәрбияләү, укытып чыгару җитди мәсьәлә. Алар тәмамлагач кем булырлар, аларга түккән акча, көч үзен аклармы, дигән проблем бар.

Бу проблемның тискәре ягы шул – алар бездә укыйлар да Русия киңлекләрендә юкка чыгалар, сату эше белән шөгыльләнәләр. Әлбәттә, дин өлкәсендә эшләргә теләүчеләре бардыр, әмма Русиядә урнашу да авыр. Шуңа күрә, бүгенге көндә без БДБ илләре белән эшләгәндә, беренче чиратта, диния нәзарәтләре белән сөйләшеп, алар тарафыннан бирелгән киңәшмә белән килгәннәрне генә алырга уйлыйбыз. Ягъни, без елдан-ел чикли башладык. Чөнки болай гына укытып, чыгарасы килми, алар инде үзләренә кире кайтмый. Укытып чыгаргач, нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Безнең уку йортын бетерүчеләрнең бер-икесе Таҗикстанда эшли, кыргызлар арасында да бар, әмма алар бик аз. Дөрес, бу мәсьәләнең икенче ягы да бар: укуны тәмамласалар дә алар үзләренең диаспоралары арасында эшли башлаячак, сер түгел, ул төбәкләрдән үзләрендә эш тапмаган маргиналлар да бик күп килә.

Шуңа күрә дә авторитетлы, югары белемле, Русия үзенчәлекләрен дөрес аңлаган кешеләр булса, начар булмас иде, әлбәттә. Безнең уку йортын тәмамлап чыккан БДБ илләре халыкларыннан бәлки нинди дә булса файда булыр инде, барыбер уңай йогынты күрсәтәчәкләр алар, ул ягы бар. Әмма ул мифик уңай йогынты өчен аларны күпләп укытып чыгаруның да мәгънәсе юк. Без узган елны кызыксынып, санаган идек. Бездә укыган мең кешенең җиде проценты, шул төбәкләрдән килеп укый, Мөхәммәдиядә ул тагын да азрак, Меңъеллыкта ул бөтенләй дә юк, менә Казан ислам көллиятендә аларның саны шактый зур иде.
XS
SM
MD
LG